Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Пляжда кабырчыклар җыеп йөрүче турист хатынны бульдозер таптап үтергән

Италиядә Пинарелла-ди-Червия пляжында кабырчыклар җыеп йөргән 66 яшьлек турист хатын-кызны бульдозер таптаган. Бу хакта «The Sun» басмасы хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ.

Инглиз теле укытучысы Элиса Спадавеккья кабырчыклар җыйган арада, 54 яшьлек бульдозер йөртүчесе артка чигенә һәм хатын-кызны таптый. Шаһитлар әйтүенчә, бульдозерның кисәтү утлары һәм тавыш сигналы кабызылмаган була. Йөртүчене тоткарлаганнан соң, хокук сакчылары аның наркотик матдәләр кулланган булуын ачыклаган. Моннан тыш, 54 яшьлек җинаятьчегә 2023 елдан транспорт белән идарә итүне тыйган булганнар.

Бульдозер йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев