Планнарыбыз зурдан һәм алар тормышка аша
Яшел Үзән шәһәрендә генә түгел, гомумән, районыбыз территориясендә соңгы елларда күзгә күренерлек алгарышлы үзгәрешләр бара.
2016-2021 еллар социаль-экономик үсеш стратегиясе һәм 2030 елгача планлы периодта үтәлгән һәм башкарыласы эшләр бигрәк тә масштаблы. Фаразланган 59 мәсьәләнең 40ы бүгенге көндә өлешчә чишелгән һәм гамәлдә. Стратегия кысаларында агымдагы елның I яртыеллыгында тормышка ашырылган эшләрнең иң әһәмиятлеләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
- 2017 ел ахырында Яшел Үзәнгә Алгарышлы социаль-экономик үсеш территориясе (ТОСЭР) статусы бирелү мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Бу тулы бер рәт салым ташламалары мөмкинлеге дигән сүз.
- Агымдагы елның көз айларында 1,3 млрдтан артык суммалы “Зеленодольск” (Тура тирәсендә) сәнәгать мәйданы инфраструктурасын төзү эшләре төгәлләнәчәк.
фото http://rusanat.ru/respublika_tatarstan/sanatoriy_volga_tatarstan/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев