Пенсияләргә авыл өстәмәләре яшәү урынына бәйсез рәвештә сакланачак. Хәзер авыл пенсионерлары өстәмә түләүне шәһәргә күчкәч тә югалтмаячак
Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әлеге инициативаны шәрехләде:
– Авыл пенсионерларын шәһәргә күчкәндә пенсиягә өстәмә акчалардан мәхрүм итү - бу дөрес түгел. Шәһәр тормышы кыйммәтрәк, чыгымнар күбрәк булырга мөмкин, мондый хәлләрдә өстәмә түләү аеруча кирәк. Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләр еш кына шәһәргә, махсуслаштырылган дәвалау яки тикшеренү өчен барырга мөмкин, чөнки андый хезмәтләр авылда юк, шуңа алар шәһәргә барырга мәҗбүр. Мин авыл пенсионерларына өстәмә түләүләрне саклау турындагы инициативаны тулысынча хуплыйм - безнең өлкән буын ярдәмгә һәм яклауга мохтаҗ! Безгә авылда тормыш сыйфатын күтәрү, өлкән яшьтәге кешеләрнең озын гомерле булуын тәэмин итү буенча бурычыбыз турында да онытырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев