Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия фонды СМС-хәбәрләр тарата

Пенсия фонды 2021 елның 13 апрелендә пенсия тупланмалары акчаларын түләү өчен, Пенсия фонды сайтының шәхси кабинеты аша, кичекмәстән шул акчага хокукы булган гражданнарга мөрәҗәгать итү кирәклеге турында СМС хәбәрләр таратты.

СМС-хәбәр Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә гаризаларында контактлары күрсәтелгән гражданнарга гына килде, калганнарына ул почта аша җибәреләчәк.

Пенсия тупланмалары һәм инвестиция кереме акчаларының якынча суммасын Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта исәп-хисап торышы турында белешмә соратып, ачык ларга, шул ук сервис аша, пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен гариза бирергә яки алдан язылу буенча Пенсия фонды органының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була. Кабул итүгә алдан язылу яки консультация алу өчен бүлекнең контакт-үзәгенең 8-800-600-0357 кайнар линиясе телефоны аша яки Пенсия фонды сайтында мөрәҗәгать итегез.

Мөһим! 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен үзгәртми. Аларны алу хокукына 55 яшь тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар, шулай ук вакытыннан алда пенсия гә чыгучы гражданнар ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев