Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсионерлар саны бик тиз һәм рекордлы кими

Безнең илдә пенсионерлар саны бик тиз кими бара, сәбәбе?

Иң беренче чиратта моны белгечләр пенсия реформасы белән бәйли. Әлбәттә, пандемия дә үз эшен эшли. Ул зур масштабларда үлем-китемнәрнең артуына китергән. Статис тика буенча, мондый хәл Россиядә 1940 еллар ахырындагы ачлыкта да булмаган.

Росстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елның II кварталы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, илдә пенсия алучылар саны тагын 243 000 кешегә кимегән.
2020 елның 1 июленнән алып 2021 елның 1 июленә кадәр илдә пенсионерлар саны 1,199 млн кешегә кимегән, бу 1998 елдан башлап статистик хисап алып барылган чор тарихында рекордлы күрсәткеч.

Көненә уртача тизлек белән 5500 кеше кимү күзәтелә, пенсионерларның гомуми саны – 42,355 млн. кеше.
Пенсия яшен арттыру нәтиҗәләре 2010 елның гыйнварыннан Россиядә пенсия алучылар саны өзлексез арткан. 2008 елда 38,4 миллион пенсионерның саны 2018 елда 43,5 миллионга кадәр җиткән.

Нәтиҗәдә, хакимиятләр пенсия реформасын үткәрергә һәм акрынлап хатын-кызлар өчен – 55тән 60 яшькә, ир-атларның 60тан 65 яшькә кадәр пенсия яшен арттырырга кирәк дигән карарга килгән.

Нәтиҗәләр үзен озак көттермәде һәм 2019 елда күпләр өчен пенсия яше ярты елга озайтылды. Быел РФ Пенсия фонды 1,25 млн иминият пенсиясен билгеләгән, бу реформа алды елыннан 41%ка кимрәк һәм дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү буенча – 287 000, бу 2018 елдан 9%ка түбәнрәк.

Узган ел иминият пенсияләре 6%ка һәм социаль пенсияләр 16%ка кимрәк билгеләнгән. Агымдагы елда пенсиягә чыгу яшен хатын-кызларга 56,5 яшькә кадәр һәм ир-атларга 61,5 яшькә кадәр күтәргәннәр.
Пенсияләрнең уртача күләме 15977 сумны исәпкә алганда, бу РФ Пенсия фондының чыгым өлешен елына 230 млрд. сумга киметкән.

Үлем-китемнәр һәм пенсионерлар саны кимү
Узган ел нәтиҗәләре буенча үлүчеләр саны 17,9% ка арткан, ягъни 2,124 млн. кеше.
2021 елның I кварталында тагын 583 700 кеше үлгән.
Чагыштырмача 26,9 процент тәшкил иткән. Бу рекордлы сан, чөнки 1940 еллардагы массакүләм ачлык чорыннан бирле мондый хәлнең кабатланганы булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев