Пассажирлар игътибарына!
1 гыйнвардан 1, 2, 6, 1В, 2В, 104А, 104А, 110, 402, 403, 405, 410нчы номерлы маршрутларда юл бәясе үзгәрәчәк.
1, 2, 6, 1В, 2В маршрутларында акчалата исәп-хисап буенча йөрү бәясе – 35 сум, карточка белән түләгәндә – 30 сум.
104 һәм 104а номерлы маршрутларда түләү ысулына карамастан, юл бәясе 110 сум тәшкил итәчәк. Яшел Үзән шәһәре буенча йөрү, шулай ук, түләү ысулына бәйсез рәвештә, 35 сум булачак. Багаж – 75 сум.
110нчы маршрутта түләү ысулына карамастан, юл бәясе 110 сум тәшкил итәчәк. Васильево шәһәр тибындагы бистә буйлап йөрү, түләү ысулына карамастан, 35 сум булачак. Багаж өчен түләү күләме – 75 сум.
402нче маршрутта түләү ысулына карамастан, юл бәясе – 65 сум. Зеленодольск шәһәре буенча йөрү, түләү ысулыннан бәйсез рәвештә, 35 сум була. Васильево бистәсе буенча йөрү, түләү ысулына карамастан, 30 сум тәшкил итәчәк. Багаж бәсе – 60 сум.
403нче маршрутта юл бәясе, түләү ысулына карамастан, 60 сум, Яшел Үзән шәһәре буенча йөрү 30 сум. Волжск шәһәре буенча йөрү, түләү ысулына бәйсез рәвештә, 30 сум.
405нче маршрутта түләү ысулына карамастан, юл суммасы 120 сум тәшкил итәчәк, Яшел Үзән шәһәре буенча йөрү 35 сум булачак. Багаж ташу – 45 сум. Казан шәһәре вузларында көндезге формада укучы студентлар өчен – 60 сум.
410нчы маршрутта, түләү ысулына карамастан, юл суммасы 165 сум тәшкил итәчәк. Багаж ташу – 20 сум.
552нче маршрутта түләү ысулына карамастан, юлда йөрү бәясе – 175 сум була. Багаж ташу – 55 сум. Казан шәһәре вузларында көндез укучы студентлар өчен йөрү – 80 сум.
Яшел Үзән пассажирлар автотранспорт предприятиесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев