Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Паспорт кадерләгәнне ярата

– РФ паспорты 14 яшькә җиткән һәр кешенең булырга тиеш. Шул ук вакытта паспорт алучы күп кагыйдәләрне белми. Безнең шәһәрдә документсыз яисә паспортының срогы чыккан кешеләр күпме? Гражданнар паспортларын еш алмаштырамы? Р. Абдуллин.

Яшел Үзән районы буенча эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе җитәкчесе Игорь Грошев җавап бирә:
– Россия Федерация­се паспортын 14 яшькә җиткән һәр гражданин алырга тиеш. Мәктәпне тәмамлап махсус урта яисә югары уку йортларына керүчеләрнең дә паспорты булу мәҗбүри. Транспортка билет сатып алганда, кунакханәләрдә урнашканда да паспорт сорыйлар. Әгәр дә кешегә 14 яшь тулган булса, аңа туу турындагы таныклык белән билет сатмаячаклар. 14 яшьтән алып 18  яшькә кадәргеләр өлешчә хезмәткә яраклылык хокукын да алалар. Әти-әниләре рөхсәте белән алар эшли ала, әмма моның өчен паспорт кирәк булачак.
Гражданнар паспортны  20 һәм 45 яшь тулгач яңага алмаштырырга тиеш (чакыру буенча хәрби хезмәт узучылардан тыш). 20 һәм 45 яшь тулу белән паспорт гамәлдән чыгарылып, аның белән төрле сделкалар ясарга, кредитлар алырга яисә башка операцияләр башкарырга ярамавын да онытырга кирәкми. Документ алмаштыру өчен безгә ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Бу срок узганнан соң штраф салынырга мөмкин – 2 меңнән алып 3 мең сумга кадәр. Бүгенге көндә ел башыннан  шундый  очраклар буенча 390 кешегә штраф салынды.  Мондый вакытларда:  «мин каядыр киткән идем» – дигән акланулар кабул ителми. Паспорт алмаштыру мәсьәләсе белән теләсә кайсы шәһәрдәге  бүлеккә мөрәҗәгать итәргә була.
Бу чорда 307 кеше пас­портын югалтты, андыйларга КоАпның 19.16нчы маддәсе буенча 300 сумга кадәр штраф каралган. Әгәр дә сез «кызыл китапчыгыгызны» югалткансыз икән, тиз арада безгә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Паспортны торгызган вакытта сезгә вакытлыча кенәгә бирелә һәм җинаятьчеләр сезгә үзләренең ялган кредитын «элә» алмаячак. Иң мөһиме вакытны сузмас­ка кирәк. Паспортыгыз никадәр озаграк чит кулларда булса, проблемалар туарга шуның кадәр вакыт күбрәк булачак.
– Игорь Иванович, теркәлү мәсьәләсенә дә ачык­лык кертегез әле. Туганнар бер айга кунакка килгәндә нинди дә булса документлар ясатырга кирәкме?
– Башка регионда пропискасы булган гражданнар Россиянең теләсә-кайсы почмагында 90 көн теркәлүсез яши ала. Пропискадан чыгып 7 көн эчендә теркәлмәүчеләргә генә җәза каралган. Ә пропискага гаризаны  безгә генә түгел МФЦга да һәм яшәү урыны буенча пас­портисткага да бирергә була. Башка очракларда санкцияләр шундый – теркәлүсез яшәгән өчен штраф 2дән алып 3 мең сумга кадәр. Андыйлар ел башыннан 220 кеше теркәлде. Миграция мәсьәләләре буенча паспорт режимын бозган 1000гә якын  кеше административ җаваплылыкка тартылды.

Лилиана Славкина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев