Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ozon логистик үзәгенең өченче чираты төзелә

Тантаналы чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды

Комплекс «Зеленодольск» ТОСЭР террито­риясендә урнашкан һәм компаниянең Идел буендагы төп складларының берсе булып тора, төзүчесе – «Ромекс Групп».

Объект кызыклы һәм җитди. Аның хакы 2,7 миллиард сум белән бәяләнә. Проектка ихтыяҗ зур булуына шик юк. Безнең бөтен статистикабыз бар – ул Озонның рес­публикада бик уңышлы эшләвен раслый һәм без проектны тулысынча хуп­лыйбыз. Хәерле сәгатьтә!диде Рөстәм Миңнеханов.

Инде хәзер үк Татарстанда 22 мең кв.метр мәйданлы Ozon логистик үзәгенең беренче чираты эшли. Комп­лекс тәүлегенә 350 мең товар эшкәртә ала — шул рәвешле, республикабызда яшәүчеләргә киң ассортиментлы товар тәкъдим ителә, теләгәненә заказ биреп, аны икенче көнне үк алырга мөмкин. 2023 елның II кварталында комплексның икенче чираты, шулай ук, 22 мең кв.метр мәйданда эшләтеп җибәреләчәк.

Озон компаниясе – «Зеленодольск» сәнәгать паркының иң зур резидентларының берсе. Өченче чиратны төзү һәм эшләтеп җибәрү җирле бизнес өчен яңа үсеш ноктасы булачак. 1573 җирле эшмәкәр үз продукциясен маркетплейсларда сата. Без респуб­лика буенча лидерлар өчлегенә керәбез. Әлбәттә, бу яңа эш урыннары дигән сүз. Без, муниципалитет буларак, резидентларыбызга үсештә булышырга әзер,диде Михаил Афанасьев.


Өченче чиратны эшләтеп җибәрү 2024 ел башына планлаштырылган. Объект мәйданы арту төбәкнең үсә барган ихтыяҗларына җавап бирә — узган елның 9 аенда республикада Ozon заказлары саны елына 2,2 тапкыр арткан.

– Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, безнең белән Татарстаннан 8,5 меңнән артык эшмәкәр хезмәттәшлек итте — шуларның 8,3 меңе товар сата, тагын 250се — заказ бирү пунктлары агентлары. Парт­нерларыбызның саны тагын да артыр дип ышанабыз, — дип ассызыклады Ozon идарәче директоры Сергей Беляков.

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев