Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиновода республика август киңәшмәсенең утырышы узды

Карпов исемендәге Осиново лицеенда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Үсеш ноктасы» Үзәге» – заманча авыл мәктәпләре өчен мөмкинлекләр территориясе» республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.

Спикерлар арасында – ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Россия Мәгариф министрлыгы академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Милли проектларын мәгълүмати-аналитик һәм проект белән тәэмин итү үзәгенең проект эшчәнлегенә региональ идарә бүлеге башлыгы Лариса Сулима һәм башкалар бар.

Киңәшмә барышында уку елына йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде, шулай ук мәктәп ләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре эшенә яңа белем бирү технологияләрен кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Биредә тематик секция ләр эше узды, анда 2019 һәм 2020 елларда «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле мәктәп – мәгариф үзәкләре, 2021 елда «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләре директорлары катнашты.
Эш барышында катнашу чылар районның зур пред приятиеләре – «Майс кий «Теплица комбинаты», «Пестречинка» җәмгыятьләре, «Гудакен» ширкәте эшчәнлеге белән танышты.

Киңәшмәдәгеләргә муниципаль районның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде, анда алар балалар бакчасында физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен үстерүнең яңа алымнары белән танышты, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәресләрдә интерактив технологияләр куллануны карады, шулай ук мәктәпкәчә учреждениедә тормыш иминлеге нигезләре белән таныштылар.
Мәктәп директорлары биология, технология, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә булды, белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлекнең заманча технологияләрен - «Робофест. Роботлар ярышлары», укыту процессында квадрокоптерлар һәм VR-технологияләр куллануны бәяләде.

Регина Чибрикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев