Осиновода булган фаҗига Яшел Үзән районы һәр кешесенең йөрәгенә җәрәхәт ясады
4 яшьлек малай, москит челтәренә таянып, 10нчы кат тәрәзәсеннән егылып төште. Алынган җәрәхәтләрдән ул урында һәлак булды.
Фаҗига вакытында өлкәннәр өйдә була, әмма язмыш үзенчә хәл итә…
Һәлак булган малайның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам, үз балаларыңны җирләүдән дә куркынычрак нәрсә юк...
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, кадерле ата-аналар!
Ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша москит челтәрләре балаларны егылудан саклап кала алмый һәм тотрыклы киртә булып тормый, дип кабатлыйлар.
Зинһар, кирәкле чараларны бүген үк кабул итегез:
Тәрәзәләрне ачык калдырмагыз!
Тәрәзәләргә махсус блокираторлар һәм фиксаторлар урнаштырыгыз.
Балаларны караучысыз калдырмагыз!
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Михаил Афанасьев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев