Осиново поликлиникасы янында күчмә флюорограф эшли башлады
Флюорограф 3 февральдән 21 февральгә кадәр Осиново бистәсе, Осиново урамы, 36нчы йорт адресы буенча эшлиячәк.
Эш графигы: дүшәмбе-җомга 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.
Флюорографияне поликлиникага беркетелгән кешеләр үтә ала. Үзегез белән паспорт һәм медицина полисы алыгыз. Алдан язылу таләп ителми.
Сорауларыгыз туса, регистратура телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 2-01-18.
Исегезгә төшерәбез, флюорография – үпкә авыруларын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә торган диагностик метод. Аны елына бер тапкыр унбиш яшьтән өлкәнрәк булган һәр кешегә узарга кирәк.
ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев