Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиново гимназиясенә – 25!

Шушы көннәрдә Сәяс Кыям улы Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Әлеге чарага төрле елларда гимназияне җитәкләгән җитәкчеләр, төрле елларда балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучылар, хәзерге һәм күптәнге укучылар, аларның әти-әниләре дә килгән иде. Ихлас чыгышларны, рәхмәт сүзләрен тыңлап күзләр дә яшьләнде, очрашу шатлыгыннын йөзләрдә елмаю да чагылды бу көннәрдә.

Чыннан да, 1994 елда татар мәктәбе – гимназиясе булып ачылган, 2004 елда елда С.К. Гыйматдинов исемен алган әлеге уку йортының үткәне дә матур, киләчәге дә өметле дип ассызыклыйсы килә.

Сер түгел, бүгенге көндә балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирергә мөмкинлекләр күп. Бигрәк тә Казанда, башкала тирәсендәге районнарда яшәүче әти-әниләр рәхәтләнеп җаны теләгән уку йортын сайлый ала. Гомуми белем бирү мәктәпләре, спорт, музыка белән шөгыльләнү өчен махсус мәктәпләр республикабызда җитәрлек. Шуңа да кайбер әти-әниләр артык сайлау белән мавыгып китәләр: баланы шәһәрнең бер читеннән икенче читенә йөртәләр, кулъяулык алыштырган кебек мәктәп алыштыралар...

"Җаны теләгән - елан ите ашаган" дигәндәй, теләсәк, без дә балаларны шәһәр үзәгендәге, кайберәүләр "текә, шәп" дигән лицей-гимназияләргә бирә алабыз, әмма безне Осиново гимназиясе барлык параметрлары белән дә канәгатьләндерә. Киресенчә, әле без үзебез күпләрне анда килергә өндибез. Беренчедән, гимназия зур түгел, балалар саны да артык күп түгел, шуңа да һәр укучыны, аның әти-әниләрен, әби-бабасын, гомумән, гаиләсен беләләр, балага шәхси якын килеп белем һәм тәрбия бирәләр. Икенчедән, укытучылар да үз хезмәтенә бөтен күңелен-җанын биреп эшләүчеләр. Без аларны кайчак шаяртып "совет чоры укытучылары" дип югары бәя бирәбез.

Билгеле, 1994 елдан гимназиядә шактый җитәкчеләр алышынган. Гимназиягә нигез салган Ярхамова Вәсилә Газиз кызына алмашка Сафин Илшат Зайнулла улы килгән. Аннан соң гимназияне 8 ел дәвамында Абдрахманов Фаил Дамир улы җитәкләгән. Ә инде бүгенге көндә җитәкчелек вазыйфаларын тәҗрибәле, булдыклы Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы алып бара. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк: һәр җитәкче дә бүгенге көнгә кадәр гимназиянең төп юнәлешен саклап, үстереп килде. Гөлинә Рөстәм кызы да ныклы белем һәм милли тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы эшләп килә.

Район, авыл җирлеге җитәкчелеге һәм ата-аналар белән булган беренче очрашу-җыелышта ук аның: “Мое выступление будет на татарском языке” диюе, бик күпләрдә горурлык һәм соклану хисләре уятты. Гимназиядә барган үзгәрешләргә дә исең китәрлек: бина эчендә ясалган ремонт, укытучыларның һәм укучыларның бердәм формада йөрүе дә күзгә һәм күңелгә аеруча бер рәхәтлек бирә. Гимназия кабинетларын “Үсеш ноктасы” программасы буенча укытуга яраклы итеп үзгәреп кору да тиз арада һәм уңышлы башкарылды. Укыту процессына яңа ысуллар һәм заманча технологияләр кертүгә юнәлдерелгән әлеге программа да гимназиядә уңышлы нәтиҗәләрен һичшиксез күрсәтер әле. Гимназиядә дәрестән тыш чараларда халкыбызның бай мирасына, рухи-әхлакый, экологик, патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирелә. Укучылар тарафыннан әзерләнгән спектакль, музыкаль номерлар, эчтәлекле чыгышлар – моның ачык мисалы.

Әлеге язмада без күзгә күренеп торган үзгәрешләрне генә санап киттек. Без, әти-әниләр, белем, фән, тәрбия өлкәсендәге барлык уңышларны да, нәтиҗәләрне дә күреп бетермәскә дә мөмкин. Әмма күргән, белгән кадәресе дә күңелдә матур өметләр, зур ышанычлар уята.

Юбилей уңаеннан гимназиядә эшләп киткән һәм хәзерге көндә армый-талмый эшләүче һәр укытучыга, хезмәткәргә барлык әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Артык төчеләнергә яратмыйбыз, әмма гимназиядәге һәр сыйныф җитәкчесе, һәр укытучы турында әллә никадәр матур хатирәләр, истәлекләр сөйләргә мөмкин. Язмабызны йомгаклап бары шуны гына әйтәм: әгәр гимназияне уңышлы тәмамлап, армия хезмәтен үтеп, югары уку йортында белем алучы 22 яшьлек улыбыз: "Без бүген Гөлнара Шәйхулловна янына барып киләбез әле" дип, сыйныф җитәкчесе янына китә икән - бу үзе бер күрсәткеч, бу үзе бер хөрмәт түгелме?! Тагын бер кат балаларыбызның олы (ред.)

 

йөрәкле, кайгыртучан сыйныф җитәкчеләренә, үз эшенең остасы булган предмет укытучыларына тирән хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез. Олыгайган көннәрендә дә укучыларыннан бары рәхмәт сүзләре генә ишетергә насыйп булсын аларга!

Язма ахырында гимназия укучысы Илһамия Линар кызы Гыйззәтуллина язган шигырьне тәкъдим итәбез. Әлеге шигырь уку йортындагы атмосфераны тулысынча ачып бирә кебек....

Гимназиям

Күпләр сайлый затлы мәктәп Башкала үзәгендә. Көч-хәл белән бара, кайта Бичара, түзә генә...

Минем мәктәп - гимназия! Өемнән ерак түгел. Үзәктәге "элит" мәктәп - Кызыкмыйм, кирәк түгел! Укытучы һәр баланы Исемләп, танып белә, Әти-әни хәлен сорап, Чәчләрдән сыйпап сөя. Директор да безне таный, Вахтадагы әби дә. Бик теләп монда киләләр Әти белән әни дә. Нәкъ өйдәге кебек монда: Якты, матур, күңелле. Һәр кешесе, һәр почмагы Тартып тора күңелне.

Нәзирә Гыйззәтуллина, Осиново

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев