Осиново авылы башлыгы үз вәкаләтләрен туктатты
Альберт Сәлимов үзенең карары турында бүген Осиново авыл җирлеге депутатлары сессиясе барышында игълан итте.
- Бу онытылмас еллар булды, район җитәкчелеге, Осиново предприятиеләре һәм оешмалары, авыл халкы белән яхшы команда эше булды. Без күп эш башкардык, әмма мин ышанам ки, алда тагын да күбрәк яңа җиңүләр һәм якты казанышлар көтә. Барыгызга да ярдәмегез, кайгыртучанлыгыгыз һәм игътибарыгыз өчен рәхмәт! - диде Альберт Сәлимов.
Район башлыгы исеменнән Альберт Юнысовичка районның үсеше һәм чәчәк атуы өчен нәтиҗәле хезмәте, югары профессиональлеге һәм җаваплылыгы өчен Мактау грамотасы тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, Альберт Юныс улы Сәлимов Осиново авыл җирлеген 2017 елдан бирле җитәкләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев