Онытылмаслар гомер-гомергә
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашып килгәндә, 605 ир-егетен сугышка озаткан авылыбызда бер генә сугыш ветераны да исән түгел.
Бәйрәм якынлашканда
308 авылдашыбыз сугыш кырында мәңгелеккә ятып калган. Исән кайтканнары да илне торгызу, авыл хуҗалыгын күтәрү өчен армый-талмый эшләп, бакыйлыкка күчеп беттеләр, шактые сугышта алган яралардан мантый алмыйча иртә дөнья куйды.
Мулла Иле зур авыл булган, сугыш башланганда ике меңнән артык кеше яшәгән. Тыл ветераннары саны да берничә йөз булган. Бүгенге көндә аларны да бармак белән генә санарлык.
Алар тылда көн-төн җиңү өчен тырышкан. Үгезләр һәм сыерлар җигеп сабан сөргән, иңбашына капчык асып, 30 чакрым ераклыктан, язгы суларда бата-чума симәнә ташыган, көрәк белән җир казыган, урак белән икмәк урган. Тылдагы ветераннар башкарган авыр эшләрне санап бетерерлек түгел. Зәмһәрир кышкы салкыннарда үсмерләрне, хатын- кызларны урман кисәргә, окоп казырга җибәргәннәр. Өскә киергә җылы кием, туйганчы ашарга ризык булмаган.
Безгә, сугыш чорын күрмәгәннәргә әйтергә, язарга гына җиңел. Шул авырлыкларны кичергәннәрнең ул дәһшәтле еллар һич исләреннән чыкмый. Сугыш елларында кышын һәр елны безнең авылдан 30-40 хатын-кызны (араларында өч-дүрт ир кеше дә булган ) фронтка агач әзерләү өчен ерак урманнарга җибәргәннәр.
Минем бүгенге әңгәмәдәшем, 92 яшьлек тыл ветераны Бибизәйнәп Минһаҗетдинова. «Сугыш вакытын, яшьлек елларын хәтерлисезме?» –дигән соравыма, «Сугыш елларын онытып буламы инде?! Мин үземнең 4-5 яшьлек чагында булган хәлләрне дә хәтерлим», – дип шактый гына сугыш алды чорларын, мәктәп, яшьлек елларын, гаиләсе, авыл тарихы турында күп хатирәләр белән уртаклашты.
(Язманы тулысынча газетабызның 24нче санында укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев