Өмәләр сагындыра
Өй салуның нәрсәсе бар – Чутлыйсы да мүклисе. Мәкаль.
Шулай ди халык. Әмма «чутлыйсы да мүклисе»гә кадәр нинди көч, борчу, тиеннәрне санап, тамагыңнан, киемеңнән, балаларыңнан «кысып» бүрәнә җыю, җыйгач, остага түләргә акча юнәтү – болар айлар гына түгел, еллар буена сузылган хезмәт.
Бакырчым халкының нинди тырыш, ярдәмчел, бердәм булуына еллар үткәч тагын да сокланам, гаҗәпләнәм, горурланам.
1950нче еллардан соң (налоглар кимегәч), авылда яңа йортлар төзергә теләүчеләр күбәйде. Ир-атлар яшь егетләрне дә үзләре белән алып, кое казырга, өйрәнергә, акча юнәтергә йөрделәр. Ә хатын-кызлар шәл бәйләп, атна саен аны сатып акча юнәтте. Тиенне дә саклап, хуҗалык алып барды.
Берникадәр акча юнәткәч, ат белән 2-3 бүрәнә төяп Курочкиннан, Козловка буеннан (Иделдән) бүрәнә ташыдылар. Бура бурау өчен генә дә 50дән артык бүрәнә кирәк бит. Шулай бура буратырга әзерләнде алар.
Соңрак, 1960нчы елларда, йөк машиналары белән барып төяп бүрәнә юнәтә башладылар. Колхоз эшеннән соң (төнлә), бүрәнәгә баралар иде. Гарәфетдин абый, Әкмәл абый, Хафиз абый һәм башкалар. Шоферлар авылдашларга йорт төзергә бүрәнә ташыштылар. Аның өчен колхоз машина бирә иде.
Бүрәнә җитешкәннән соң, бура бураталар. Нинди авыр, чи бүрәнәне күтәреп, бура бурады авылдашлар.
Бура әзер булгач, йорт эшләтерлек акча юнәткәч, оста яллыйлар. Осталар – авыл кешеләре дә, күрше Өрәңгәрләр дә.
Осталар бүрәнәләрне струклый, шомарта, матчаларын, идән такталарын хәзерли. Бураның төньягына - «Т», көньягына – «К», көнбатышка – «КБ», көнчыгышка «КЧ» дип һәр бүрәнәгә тамга куя.
Озакка чыдасын өчен, нигез баганаларына, нигезгә имән бүрәнәләр куярга тырышалар иде. Нигез баганаларын утыртканчы нигезгә теләк теләп дога укыла.
Бөтен кирәк-ярак әзерләнгәч, ызба күтәрергә җыеналар. Бу өмә – зур бәйрәм, аңа туган-тумача, тирә-күрше җыела, гомумән, авыл өчен зур шатлык була иде. Хуҗа кеше ызба күтәрергә өндәү бирә. Бу эштә картлар да, урта яшьтәгеләр дә, яшь егетләр дә, балалар да, хатын-кызлар да катнаша. Чөнки эш һәркемгә җитә.
Мүкләү өчен – салам һәм мунчала кирәк. Яшь кызлар салам йомшасын өчен су ташып, саламга су сибәләр, чылаталар. Өлкәннәр, балалар (осталар алдан хәзерләп куйган кадаклар кагылган тарак тешләр кебек) такталарда мунчала яза.
Өлкәннәр бура сүтеп нигезгә салынган бүрәнәләр өстенә мүкли-мүкли бүрәнә сала. 4 чатлыкка 4 тәҗрибәле оста куела. Яхшылап мүклиләр. Авылда мүкләүчеләр билгеле кешеләр була. Алар бүрәнә араларын чиста һәм тар итеп конопать итә. Осталар тигезлекне, вертикальлекне асма белән тикшереп тора, тәрәзә араларын ныгыту өчен чөйләр хәзерләп бирә (чөй – агач таяк).
Менә ызбаның өске ниргәләрен күтәрәләр. Бу авыр бүрәнәләрне биеккә күтәрергә көчле, яшь егетләр күп көч куя.
Тулы язма газетаның җомга санында (№23).
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев