Олы йөрәкле авылдашлар
Соңгы арада яхшылык эшләгән кешеләр, гаиләләр турында күп ишетәбез, укыйбыз. Шундый гаиләләрнең берсе – Карашәм авылында яшәүче Хәмит абый һәм Илһамия апа Хәлиуллиннар.
Авыл җирендә уздырылган бер генә чарадан читтә калмыйча, авыл диеп, җан атып яши алар. эшләгән соңгы изгелекләре белән таң калдырдылар. Озак еллар элек безнең авылга бер гаилә кайтып урнаш ты. Төрле эшләрдә хезмәт итеп, мохтаҗлык белән көн күрделәр. Әниләре үлеп киткәч, абыйлы-энеле үзләре генә тормыш итте. Кинәт кенә авырып китеп, Рәшит абый да үлеп китте. Энесе Ринат тумыштан сау-сәламәт булмау сәбәпле, соңгы юлга әзерләп озату вазифасын Хәлиуллиннар үз өстенә алды. Үзләре дә бит инде яшь кеше түгел, күпме көч кирәк бу эшне башкарырга. Әле бит Илһамия апа яңа ел бәйрәме алдыннан үзе дә кайгы кичереп, 90 яшьлек әтисен соңгы юлга озатты. Ләкин, алар эштән курка торган кешеләр түгел. Дәваханә, морг, язу эшләрен башкарып, җирләргә рөхсәт алдылар. Ярый әле җәсәден авылга алып кайтырга тагын бер күршебез Илдар Низамиев ярдәмгә килде. Барлык тәртибен үтәп, мәетне соңгы юлга озаттылар. Бердәмлектә – көч диеп, белми әйтмиләр. Аллага шөкер, авыл халкы – яше-карты, шәһәрдәге якташлар битараф калмыйча, дога укып, төнгә мәет саклауда, кабер казышырга, матди ярдәм ягыннан булышлык күрсәтте. Шулай ук мәчет картлары да үз өлешен кертте.
Вакыт уза... Илһамия апа белән Хәмит абый шушы арада өчесен, җидесен мәчеттә укытты. Әле алда кырыгы, илле бере, ел ашларын уздыру эшләре бар. Энесе Ринатны да ташламыйча, булышып торалар. Һәркем үзе өчен генә яшәгән заманда кылган изгелекләре җирдә ятмас, аллаһ боерса. Үзләренә дә меңләтә савап булып кайтыр. Аларга сәламәтлек, тигезлек, балалар игелеген күреп яшәүләрен телим. Сезнең кебекләр тормышыбызда күбрәк булса иде.
Ләйсән Хәйбуллина. Казан-Карашәм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев