Олы Якенең чәйләре дә тәмле
Олы Яке мәдәният йортында "Эх, самовар чәйләре" дип исемләнгән кызыклы һәм үзенчәлекле бәйрәм булган.
-Милли табыныбызның күрке - самоварны халкыбыз рухи кыйммәткә тиңли. Элек-электән самоварлы йорт - ямьлерәк тә, утлы күмер кызуында гөжләп утырган самовардан ясалган чәй тәмлерәк тә саналган. Кичәгә килүче апалар үзләре алып килгән самовар тарихы белән таныштырды. Шулай ук аны кабызу, агарту йоласын яшь буынга да курсәтте, - дип сөйли Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Кичә ахырында самоварда кайнаган хуш исле чәй һәм өстәлгә куелган тәм-томнар белэн сыйланганнар. Менә шулай элеккеге гореф-гадәтләребезне онытмыйча, яңартып, яшь буынга да җиткереп яши Олы Яке мәдәният йорты. Һәм бу юнәлештә күп чаралар оештыралар, хезмәт куялар.
Фотолар Олы Яке мәдәният йорты сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев