Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Олы итеп котлау юллыйк

Акъегет авылының хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Сәфиуллина Хәмидә Сәлах кызына 90 яшь тулды.

Олы итеп котлау юллыйк
Туксан яшь хөрмәтенә.
Җиргә кадәр башны иеп,
Юбиляр хезмәтенә.

Гомер буе армый-талмый
Илгә хезмәт иттегез.
Язмыш сынауларын кичеп,
Тормыш юлын үттегез.

Тау кадәр тырышлык куеп
Мендегез биек үргә.
Шул хезмәтнең нәтиҗәсе
Урыныгыз бүген түрдә.

Әнә ничек олылыйлар,
Хөрмәтли сезне Ватан.
Шул хөрмәтнең иң олысы
Очсын без торган яктан.

Хөрмәте олы булса да,
Бик гади теләгебез:
Тыныч тормыш, озын гомер,
Дип типсен йөрәгегез.

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да – 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. 2нче октябрь көнне авылыбызның хөрмәтле кешесе тыл һәм хезмәт ветераны Сәфиуллина Хәмидә Сәлах кызына 90 яшь тулды. Акъегет авылы җирлеге башлыгы Садыков Әсхәт Хәмзә улы һәм мәдәният хезмәткәрләре Хәмидә апаны Яшел Үзән районы башлыгы Афанасьев Михаил Павлович исеменнән гомер бәйрәме белән котладылар.

Юбилярыбыз Хәмидә апа ире Марсель абый белән 67 ел бергә, иңне-иңгә куеп, бик матур гомер иттеләр. 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы, 2 ел элек 95 яшендә Марсель абый вафат булды.

Бүгенге көндә Хәмидә апаның 8 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Балалары, оныклары, оныкчыклары аңа моңаерга, уйланырга юл куймыйлар, туган нигезгә шатланып кайтып йөриләр. Хәмидә апа бүгенге көненә шөкер итеп, озын гомеренең һәр мизгелен кадерләп искә ала. «Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәламәтлек, туган җирендә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу», – ди ул. Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле картлык телибез.

Хөрмәтле Хәмидә Сәлах кызы! Сезнең хезмәтегез яшь буынга үрнәк булып тора. Сезгә бәхетле имин тормыш. Киләчәктә дә Аллаһ Тәгалә балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә насыйп итсен.

Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Хәмидә апаның авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Кызлары һәм уллары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле, яраткан әби. «Халкыбыз, җиребез иминлектә, бәхет һәм шатлыкта яшәсен дигән теләктә калам», – ди юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев