Олы Ачасырда фаҗига - башка сыймаслык хәл
Узган шимбәдә районыбызның Олы Ачасыр авылында башка сыймаслык вакыйга булды.
1988 елгы егет әти-әнисе белән бергә спиртлы эчемлекләр эчә, бервакыт араларында тавыш чыга. Ниндидер мизгелдә ир-ат пычак ала һәм башта 59 яшьлек әнисенең корсагына, ә аннары 1957 елгы әтисенең күкрәк читлеге өлкәсенә кадый.
Нәтиҗәдә, хатын-кызның корсагы, ә ир-атның күкрәк читлеге яралана. Хәзерге вакытта пенсионерлар авыр хәлдә.
Соңрак хастаханәгә әти-әнисенә пычак күтәрүче үзе дә эләгә. Үзенең муенын, корсак янын, уң җилкәсен яралый, хәзер ул реанимациядә. Соңрак билгеле булганча, егет 2 төркем инвалид, психоневрологик диспансерда исәптә тора һәм суд карары буенча эшкә яраксыз булуы ачыкланган.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының "Үтерүгә һөҗүм" 105 маддәсенең 3нче өлеше, 2нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Фаҗига шартлары ачыклана.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев