Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өлкән буын финанс белеме буенча дәресләрдә катнаша ала

Россия банкы пенсия яшендәге һәм пенсия алды яшендәге гражданнар өчен финанс белеме буенча дистанцион дәресләр үткәрә.

Онлайн дәресләр форматы төркемләп, мәсәлән, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында яисә башка кызыксынган оешмаларда, шулай ук шәхси рәвештә өйдән чыгып эшләргә мөмкинлек бирә.

Өлкән яшьтәге татарстанлыларга дәресләрдә дөрес финанс карарларын ничек кабул итәргә һәм мошенникларның хәйләләренә эләкмәскә, шулай ук заманча банк продуктларын ачыкларга ярдәм итәчәкләр. Катнашучылар туры эфирда лекторга сораулар бирә алачак.
Һәр дәреснең озынлыгы - 45 минут.

Онлайн-дәресләргә кушылу өчен Интернет челтәренә тоташтырылган компьютер яки ноутбук кирәк. Катнашучыга Pencionfg.ru сайтына керергә, теманы, дәресләрнең датасын һәм вакытын сайларга һәм теркәлү узарга.

Онлайн-дәрес беткәч, барлык катнашучыларга да бәяләмә формасы киләчәк. Аны тутырып җибәргәночракта катнашучылар онлайн-сертификат алачак, ул дәрестә катнашуны раслый.

Үзегезнең якыннарыгызга һәм өлкән яшьтәге туганнарыгызга финанс белеме буенча онлайн-дәресләр турында сөйләгез һәм аңа кушылырга ярдәм итегез!

Укулар 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Искәртеп узабыз, ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итеп, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: "Агымдагы елда безнең гражданнарның күбесе төрле финанс пирамидаларында үз тупланмаларын югалтты. Моның төп сәбәбе республика халкының финанс белеме түбән булу, өстәвенә, барлык яшь төркемнәренең дә".
_________
Россия Банкы бүлеге - Татарстан Республикасы буенча Милли банк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев