Өлкән яшьтәге хатын-кызны, ярдәм итәргә теләп, полиция бүлегенә китергәннәр
2025 елга аяк бастык. Елыбыз уңышлы, хәвеф-хәтәрсез, имин булсын. Шулай да, иминлек үз кулларыбызда. Ялгыш ялганчыларга ышанып, кәкре каенга терәлеп калмыйк. Ел башыннан ук сезне кисәтү кирәклеген аңлап, узган елның декабрендә Казанда булган хәлне сабак алыр өчен бирәбез. Мондый очракларның Яшел Үзәндә дә булганы бар.
70 яшьлек хатын-кызның кесә телефонына билгесез зат шалтыратып, үзен Роскомнадзор хезмәткәре дип таныштыра һәм «Дәүләт хезмәтләре»ндә аның профиле «җимерелү» турында хәбәр итеп, акчаларын «куркынычсыз исәпкә» күчерергә тәкъдим итә. Бу ханым ялганчы хезмәткәр инструкциясе буенча төрле банкоматлар аша 1 млн сум акчасын яңа счетларга күчерә дә, икенче көнне полициягә мөрәҗәгать итеп, үзенә карата мошенниклык гамәлләре кылыну турында гариза яза.
Әмма аңа телефон мошеннигы яңадан шалтыратып, автомобиленең шулай ук шик астында булуын, шуңа бәйле рәвештә аны ашыгыч рәвештә сатарга һәм акча күчерергә кирәклеген әйтә. Хатын-кыз тиз арада автомобилен 1.400.000 сумга сатып, банкомат аша «куркынычсыз исәпкә» 400.000 һәм 195.000 сум акча күчерә. Битараф булмаган күршесе шикләнеп, полициягә хәбәр итә.
Хатын-кыз көчле эмоциональ халәттә була һәм полиция хезмәткәрләренә ышанудан баш тарта. Уртак тырышлык белән аны, автомобиль сатудан калган акчаларын күчерү мөмкинлеге булмасын өчен, полиция бүлегенә китерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев