Өлкән яшьтәге пограничник Шәүкәт Гыйззәтуллин хәзер дә яшь егетләр кебек, атлап түгел, йөгереп йөри
Талисманы – яшел фуражкасы
Чик сакчысы
Октябрь аенда аңа 88 яшь тула. Шулай күңеле белән яшь булганга, аңа үз яшен биреп булмый. Җәй җиттеме, бакчасында яшелчәсен утырта, җиләк-җимеш белән мәш килә. Җәйнең бер көнен дә юкка уздырмаска тырыша. Шәүкәт абый үзенең чик сакчысы булуы белән горурлана һәм хәзер дә матур истәлекләр белән яши. Шуларны ул безнең белән дә уртаклашты.
Ветеран ТРның «Чик сакчылары бергәлеге» хәрби хәрәкәтләр һәм запастагы чик сакчылары җәмгыятенең Яшел Үзән оешмасы составында тора һәм һәр чарада актив катнаша.
Ленинград блокадасын үзе күргән Шәүкәт абый тумышы белән Олы Ачасыр авылыннан. Сугыш башланыр алдыннан, әтисен гаиләсе белән Выборг шәһәренә вербовкалаганнар. Гаиләдә алар биш бала була. Сугыш башлану белән әтисе сугышка алынгач, әнисенә шул ишле бала белән бергә Ленинград блокадасы михнәтен күрергә туры килә. Шуларның дүртесенең гомере үзәк өзгеч ачлыктан өзелә. Шәүкәт Гыйззәтуллин, бәхетенә, берүзе исән кала. Аннан соң аны әнисе белән Краснодар краена күчергән вакытта юлда Шәүкәт абый да бик нык авырып китә. Авырлык белән булса да, бу сират күпере дә узыла. Ә алда тормыш аңа тагын сюрпризлар әзерли әле. Шул инде, кеше күпме яши, шуның кадәр сынала, тик Шәүкәт абыйның ул һәрвакыт турыдан була. Әтисенең үлгән хәбәре килсә дә, кайда җирләнүе билгеле булмый, хәзер дә мәгълүмат юк.
Җидееллык мәктәпне ул туган авылында тәмамлый. Юклык заманы булгач, аңа көтүен дә көтәргә, башка авырлыкларны да күрергә туры килә. Ниһаять, армиягә китәр вакыты җитә...
Хәрби хезмәтен «Ак зират»та узган
– Мине учебкадан соң погранотрядка билгеләделәр. Югары җаваплылык, хәрби осталык, җитди дисциплина, патриотизм кебек сыйфатлар чик сагында торучыда булырга тиеш иде ул вакытта. Әфганстан белән Таҗикстан чигендә заставада хезмәт иттем, – дип сөйли Шәүкәт Гыйззәтуллин. – Өч ел ил чиген сакладым. Чикне күзәтүгә гадәттә икешәр кеше чыга торган идек. Анда ике ел хезмәт иткәч «Тантал» дигән приборны күзәтүгә билгеләделәр. Ул чиктәге тәртипсезлекләрне сиздереп сигнал бирә торган җайланма. Аллаһка шөкер, мин хезмәт иткәндә чик бозулар булмады. Пяндж елгасы буендагы 4 чакрымга сузылган заставаны «Акмазар» дип атыйлар иде. Таҗикча ул – «Ак зират».
Тәртипне яраткан кече сержант Шәүкәт Гыйззәтуллин «Яхшы чик сакчысы» билгесе белән юкка бүләкләнмәгән. Комсомолга да аны армиядә алганнар. Хезмәттәш дусты һәм якташы Харис Хәйруллинны да сагынып искә ала. Армиядән кайткач шул аерылмас дусты аны милициягә эшкә чакырып караса да, ул икенче юлны сайлый һәм Волжскиның Марбум комбинатына грузчик булып эшкә урнаша. Аннан соң шоферлыкка укып, комбинатта 30 ел буе самосвал йөртә һәм лаеклы ялга да шуннан китә. Хәзер лаеклы ялда булып аның бер генә көн дә тик утырганы юк. Активлыгы аңа алга карап яшәргә көч бирә.
Тормыш дәвам итә
Шәхси тормышына килгәндә, барысы да тигез генә бармый. Гомер кичергән хатыны 2002 елда авырып вафат була. Ул Горький исемендәге заводта эшләгән. Беренче мәхәббәте белән алар ул вакытларда шәһәрдә яшьләрне үз янына җыя торган «Зәлидә»дә танышканнар. Бер уллары булып, ул суднолар төзү техникумын тәмамлаганнан соң стажировкага Ленинградка киткән дә, шунда яшәп тә калган. Нишлисең, тормыш дәвам итә, аны язмышы гомере буе тегү фабрикасында эшләгән, яшьләр остазы Илгизә ханым белән кавыштыра. 2003 елда алар бергә тормыш корып җибәрә. Хәзер тату гына, бер-берсенә терәк булып яшәп ятулары.
Стажлы бакчачы
– Минем 40 еллык бакчачылык стажым бар, –дип сүзен дәвам итә Шәүкәт абый. – Алар икәү – Гәрдәгесендә яшелчә, кыяр, помидор, виктория утыртсам, Шырдандагысында – җимеш агачлары. Шуңа күрә, яңгыр яумаса, мин әле берсендә, әле икенчесендәмен. Алган уңыштан нәрсәләр ясарга «Яшел Үзән» газетасы өйрәтә. Файдалы киңәшләрне, рецептларны кисеп алып куябыз. Быел кыяр күп булды, аны таныш-белешләргә, күршеләргә дә таратам. Аллаһка шөкер, барыбызга да җитә.
Шәүкәт абыйларның фатиры безнең редакция күршесе булгач, ул безне дә кыяр белән сыйларга онытмый. Авыр рюкзагында безгә дигәне һәрчак була.
Пограничниклар көнендә
Быел май аенда чик сагы гаскәрләре оешуның 105 еллыгы уңаеннан Яшел Үзәндә узган тантаналы чараларда Шәүкәт Зиннәт улы кадерле кунак һәм юбилей медаленә лаек булды. Бүләк итеп бирелгән тельняшка хәзер тәнен генә түгел, күңелен дә җылытып тора. Чик сакчылары өчен махсус монумент куелу һәм аны ачуда үзенең актив катнашуы белән горурлана. Пограничник фуражкасы һәрчак башында, медальләре күкрәгендә аның, алар аңа әйдәман булып тора. Шәүкәт Гыйззәтуллин Ленинград блокадасын узучы булганга күрә, Җиңү бәйрәмнәрендә дә аны хөрмәтлиләр.
Шәүкәт абыйга Илгизә апа белән бергә алда да тигезлектә һәм тынычлыкта яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев