Ольга Ярилова: Татарстан - барлык мәдәният өлкәләре буенча алдынгы
Бүгенге көндә ТР илдә тармак күрсәткечләре буенча алда бара, дип билгеләп үтте РФ мәдәният министры урынбасары.
Бүгенге көндә ТР илдә тармак күрсәткечләре буенча алда бара, дип билгеләп үтте РФ мәдәният министры урынбасары.
РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова Татарстанны ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә мактады. Ул республиканың барлык мәдәният өлкәсе һәм тармак күрсәткечләре буенча алдынгыларның берсе булуын искәртте.
Татарстан "Мәдәният" милли проекты буенча планны арттырып үтәде һәм илдә иң яхшыларның берсенә әверелде.
2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада рекордлы санда концертлар, гастрольләр һәм башка иҗади чаралар уздырылды. Егерме миллионнан артык республикабыз халкы үткәрелгән төрле мәдәни чарада катнашты. Бу гомумроссия дәрәҗәсеннән 27 %ка артык дигәнне аңлата.
Музей проектларына килгәндә, Татарстан шулай ук илнең башка төбәкләре арасында алдынгы урыннарда, музейларга йөрү буенча Россиядә өченче урында тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев