«Өйлән дип авызыңны да ачма» (киңәш кирәк)
Улым аерылышты. Аңа 40 яшь тула. Килен белән балалары булмады. Ике ел тирәсе яшәп калдылар. Улым – вахтовик. Бу кызның минем улыма кияүгә чыкканчы кредитлары бик күп булган икән. Никах укыту белән кыз улымнан бурычларын түләргә акча сорый башлады...
Тәүдә минем белән яшәделәр. Килен кредитларын түләми башлагач, һичтуктаусыз шалтыратулардан аның банкка кредитлары күп булуын белдем. Ник түләмисең, дисәм, мин иргә чыктым, ул түләргә тиеш, диде. Ярый әле ул кредитка машина алса, йортка яисә башкага файдалы әйбер булса! Нәрсәгә алганы да аңлашылмый бит!
Улым, аны яклашып, фатир арендалап яши башладылар. Ярты еллап тавышлары чыкмады. Минем килеп хәлне дә белмәделәр. Аннары улым үзе генә килә башлады. Себердә эшләсә дә, миннән юллык акча сорый, я юлга әйбер пешереп салуны үтенә. Берничә мәртәбә юлына акча сорап алгач, улым белән матур итеп сөйләштем. Улым акча карточкасын киленгә биргән икән. Ул рәхәтләнгән генә! Улыма юлына да акча калдырмый тотып бетергән дә, миннән акча алырга җибәргән. Хәзер аерылышсалар да, "снимать" иткән фатир өчен улым түли. Килен һаман кредитларын түләмәгән икән. Ирем акча ала алмый, дип йөргән.
Улым өчен нык борчылам хәзер, болай да соңлап өйләнде, хәзер кызларга бөтенләй ышанычы югалды. Кирәкми, миңа өйлән дип авызыңны да ачма, ди…
Нишләргә инде хәзер? Улыма ничек ярдәм итәргә?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев