Өйдә утыру тормышымны үзгәртте
Сәламнәр, кызлар!
Газетагызның хатлар бүлегенә мин дә язарга булдым әле. Кеше тормышы турында укыйсы кызык икән ул, минем язманы да бастырырсыз, бәлки. Теге вакытта, ковид башлангач үзизоляциядә утырганда тормышым 180 градуска борылды: мин никахсыз гына яшәгән иремне, яраткан эшемне һәм яшәү өчен финанслар чыганагын югалттым. Менә шул турыда сөйләп алмакчы идем.
Өйдә утыруның беренче вакытларында мин үземне бик рәхәт хис иттем. Яңа, күптән онытылган шөгыльгә тотындым. Шкафымнан тегү машинкасы һәм тукымаларны чыгардым. Битлекләр тегә башладым. Хәтерләсәгез, ул вакытларда битлекләргә кытлык булып алды. Ирем белән үземә һәм өстәп, тагын берничәне тегеп куйдым, дус кызларыма бирермен, дидем. Нәтиҗәдә, инде ике көннән соң миңа күпләп тегүгә заказлар килә башлады. Әле, Аллаһка шөкер, аннары сорау кимеде, тора – бара бөтенләй туктады. Даруханәләргә, кибетләргә кайтарып тутырдылар, яхшы булды, тегәргә бик яратмыйм мин.
Аннары фатирның һәр почмагын чистарту, тәртипкә китерү чоры башланды. Әле ярый ирем эшләде, аларны изоляциягә җибәрмәделәр. Мин эшсез калдым. Җәй башына кибетемне яптым, чөнки бөтенләй сатып алучылар калмады. Акчасыз да калдым, җыеп куйганы да юк иде. Бер плюсы – азык-төлек запасының бик күп булуы.
Ә күңелсез хәлләрнең иң куркынычы – иремнең чыгып китүе булды. Беләсезме, иң гаҗәпләндергәне шул: ул просто киемнәрен җыйды да, бернәрсә дә аңлатып тормыйча чыгып китте. Кибеттән кайтып кергәндә сумкаларын тутырып ята иде. Мин шаккаттым, әмма кычкырмадым да, еламадым да. Китәргә уйлаган кешене туктата белмим. Чөнки түбәнлек дип саныйм. Аның бит үзенең китәсе килә. Хәзер калды да ди, тик ул барыбер озакка түгел.
Ул вакытта мин теге әби кебек ярык тагарак янында калдым. Кибет ябык, акча юк, фатир арендага алынган, ир юк. Бу хәлдә миңа нишләргә кирәк иде? Ничек кенә авыр булса да, бөтен уйларымны тәртипкә салып, хет нинди булса да эш эзләргә тотындым. Һәм мине берничә көннән собеседованиегә чакырдылар. Азык-төлек кибетенә сатучы булып урнаштым. Хезмәт хакын көннекен көнгә биреп бардылар – минем өчен ул вакытта бу бик яхшы иде.
Әлеге тормыш сынавын мин шулай уздым. Хәзер инде, шөкер, яңадан үзем кибет ачтым, эшем бара. Экономиялим, элек мин ул сүзнең ни аңлатканын да уйламый идем. Ә хәзер үземә фатир аласым килә. Терәгең, тәэмин итүчең булмагач, үзеңдә көч арта икән ул, башың да яхшырак эшли башлый, чөнки салыныр кешең юк. Ни генә булса да, барысы да яхшыга, дип белми әйтмәгәннәр ул. Мин хәзер өскә менәм, алга барам, үземә ышанам. Тормышымда яр итәрлек кешем дә бар, тик әлегә, бер авызым пешкәч, ирләргә бик ышанып кына бетә алмыйм. Алдагы көннәр күрсәтер.
Вәт шундый хәлләр китереп чыгарды минем белән бу ковид. Рәхмәтле мин аңа язмышымны үзгәрткән өчен. Югыйсә, тиңем булмаган берәү белән яшәп ятар идем әлегә кадәр. Ә хәзер үземне бар яктан да бәхетле сизәм, күзләр генә тимәсен! Тормышта шундый борылышлар бик кирәк икән!
Сәлам белән, Гөлнур.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев