Очкычлар хәзер дә төшенә керә
Заманында «МиГ-17» истребительләренең һәр сулышы өчен җавап бирергә туры килгән
Салкын кышның беренче көннәрендә үк – 9 гыйнварда Яшел Үзәндә яшәүче ветеран Кәүсәр Сәрвәров үзенең мөбарәк юбилее – 95 яшьлеген билгеләп узды.
Аны шушы күркәм датасы белән котларга «Боевое братство» («Сугышчан бергәлек») хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарның Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Яшел Үзән җирле бүлеге әгъзалары да килде. Кәүсәр Сәрвәров үзе дә күп еллардан бирле шушы бүлек әгъзасы булып тора.
Кәүсәр Галәветдин улы Кытай һәм Кореяда барган хәрби операцияләрдә катнашкан кеше буларак, 60 ел элек югары тавышлы очкычларны ничек очышка әзерләүләре, Американың «оча торган крепостьларыннан» ничек итеп сакланулары һәм Камчаткада ничек хезмәт итүләре турында искә ала.
Әлбәттә инде, олы юбилеен билгеләгән, әмма яшь күңелле ветеранга бу сугышларда булган эпизодларны бөтен нечкәлегенә кадәр искә алу хәзер җиңел түгел, шулай да онытылмаслыклары бик күп аның.
Ул тумышы белән Башкортстанның Дүртөйле районыннан. Әтисе – беренче Бөек Ватан сугышында, ә абыйсы икенче Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугыш тәмамланганда Кәүсәр Сәрвәровка әле 17 яшь кенә була. Җиңү игълан ителсә дә, дөньяларның тыныч булмавын ул яхшы аңлый һәм хәрби комиссариатка үз теләге белән барып, рапорт яза. Аны Ульяновскиның авиация мәктәбенә укырга җибәрергә булалар. Биредә ул тырышып авиамеханика фәнен – фронтта очкыч-истребительләрне очышка әзерләү серләрен үзләштерә.
– Мин Британиянең «Спитфайр» истребительләрен, Америка очкычлары җайланмасын да өйрәндем – 1 ел 8 ай укыдым, – дип искә төшерә ветеран. – Безнең 47нче истребительләр полкын турыдан-туры Кытайга җибәрделәр. Ә анда аэродром тулы самолет. Аларны очышларга очучылар түгел, без – техниклар әзерләп бирә. Ул вакытта күбрәк «МиГ-17» самолетлары иде. Безне алдан ук шушы истребительләр өчен әзерләделәр дә. Аларның уңышлы очышы, һәр сулышы өчен җавап бирәсең. Җаваплылык көчле булды һәм без моны бер минутка да хәтердән чыгармадык. Ул сугышларда америкалылар Төньяк һәм Көньяк Кореяны яулап алырга омтылды, ә СССР аларга моны эшләргә комачаулады.
Әлеге сугыштан соң ул хәрби эшен Камчаткада дәвам итә: очкычларга техник хезмәт күрсәтә. Әмма авиация бик катлаулы өлкә. Анда очучыларга да, очкычларны әзерләүчеләргә дә җиңел булмый. Кәүсәр Сәрвәровның, мәсәлән, очкыч двигательләренең көчле тавышы колакларына зыян китерә, ишетү сәләтенә тәэсир итә. Өстәвенә, Камчаткада кинәт чыккан ураган вакытында егылып, әрҗәләр астында кала һәм күкрәк сөяген сындыра.
Озак вакыт госпитальләрдә ятып дәваланырга туры килә. Тырыш һәм намуслы хезмәте дә бәяләнә: аны «Батырлык өчен» һәм «Кытай-Совет дуслыгы» медальләре белән бүләклиләр. Болардан соң ул 15 еллап фельдъегер булып хезмәт итә. Бик җитез һәм намуслы офицер буларак аңа секрет документлар йөртүне ышанып тапшыралар. Ә бу чынлап та бик четрекле һәм төгәллек таләп итә торган хезмәт. Авиациядә сыналган кешегә бу сыйфатлар бер дә ят булмый.
Бүгенге көндә Кәүсәр Галәветдин улы Яшел Үзән шәһәрендә кызы белән киявенең җылы тәрбиясендә һәм хөрмәтендә, бик матур һәм иркен йортта гомер кичерә. Бу гаиләдә һәрчак килгән кунакны ачык йөз белән каршы алулары, әтиләре – Кәүсәр ага белән горурланып яшәүләре күренеп тора. Ветеран үзе колаклары начар ишетсә дә, телевизорны наушниклар ярдәмендә тыңлап-карап, яңалыклар белән кызыксынып, илдәге хәлләр белән танышып тора. Без барган көнне дә сугыш турында фильм карап утыруы иде.
Кәүсәр абый элегрәк редакциягә дә килә, язган эчтәлекле шигырьләрен күрсәтеп, сөйләп китә торган иде. Аның һөнәре гомер буена техника белән бәйле булса да, ул шигъри күңелле, илһамлы кеше. Кәүсәр абыйны без дә олуг юбилее белән котлап, аңа иң мөһиме – саулык-сәламәтлек теләп калабыз.
Белешмә өчен: Корея сугышы — 1950 елдан алып 1953 елга кадәр Төньяк Корея һәм Көньяк Корея арасында бара. Сугыш 1950 елның 25 июнендә, Төньяк Корея Көньяк Корея чигендәге бәрелешләрдән һәм фетнәләрдән соң Көньяк Кореяга бәреп кергәч башлана. Төньяк Кореяны –Кытай һәм Советлар Союзы якласа, Көньяк Кореяга АКШ һәм союздаш илләр ярдәм итә. Сугыш 1953 елның 27 июлендә тынычлык белән тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев