Өч тамчы зирәклек, ук атарга өйрәнү
Бер генә тапкыр Остаз укучысын ук атарга өйрәтә. Укучысы җәя һәм ике ук ала да, күнегүне үтәргә җыена. Әмма остазы килеп укның берсен алып читкә ташлый.
–Нигә минем икенче угымны алдың? – дип сорый.
–Мин синең икенчесен түгел, беренче угыңны алдым, чөнки ул барыбер читкә очар иде, - дип җавап биргән остаз.
–Нигә? – ди, укучысы аптырап.
–Чөнки син беренчесен атканда, үзеңнең тагын бер ату мөмкинлегең барлыгына ышаныр һәм өметләнер идең, – дигән остаз.
Тормыш турында
Бер көннне шәкертләр остазларыннан гел:
– Үлгәннән соң нәрсә була? – дип сораганнар.
Ә ул берничек тә җавап бирмәгән, бары тик елмайган гына.
Ә аннары укучылары аннан нигә җаваптан качуы турында сораган.
– Сез игътибар иткәнегез бар мы, нәкъ менә бу дөнья белән ниш ләргә белмәгәннәр теге дөнья белән кызыксына. Аларга мәң гелеккә сузылырлык тагын бер гомер кирәк, – дип җавап бирә остаз.
– Шулай да, үлемнән соң тормыш бармы, юкмы? – дип үҗәтләнгән берсе.
– Үлемгә кадәр бармы тормыш – менә нидә мәсьәлә, – дигән остаз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев