Өч тамчы зирәклек шәкерт белән остаз
Бервакыт шәкерт остазыннан сораган:
– Әйт әле, зинһар, нишлим икән: минем беркайчан да бернәрсәгә дә вакытым җитми! Берничә эш арасында өзгәләнәм, нәтиҗәдә берсен дә тиешенчә башкара алмыйм.
– Бу бик еш буламы? – дип кызыксынган остаз.
– Әйе, – дигән шәкерт, – миңа калса, хезмәттәшләремә караганда күпкә ешрак.
– Әйт әле, ә син ул вакытларда бәдрәфкә йөрергә өлгерәсеңме?
Шәкерт аптырап:
– Әйе, әлбәттә. Ә нигә бу турыда сорыйсың?
– Әгәр дә бәдрәфкә бармасаң нәрсә була?
Шәкерт тагын да аптырабрак:
– Ничек инде «бармасаң»? Бу бит ихтыяҗ!...
– Әһә! – дигән остаз. – Димәк, теләк бар һәм ул бик зур булганда, син аңа ничектер вакыт табасың...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев