Өч тамчы зирәклек
Бездә ике колак һәм бер авыз. Димәк без ике тапкыр күбрәк тыңларга һәм ике тапкыр әзрәк сөйләргә тиеш.
Күзләребез колактан өстәрәк урнашкан. Шуңа күрә без үз күзләребез күргәнгә генә ышанырга тиеш, ә гайбәтләргә түгел.
Ә алардан да өстәрәк ми бар. Шуңа күрә, ярты-порты күргән нәрсәне, ишеткән гайбәтләрне авыздан түккән че, алдан уйларга тиеш.
***
Бөркет биек агач башында ял итеп утырган һәм берни дә эшләмәгән. Кечкенә генә куян аны күргән дә сораган:
– Ә миңа да синең кебек шулай утырып кына торырга, бернәрсә дә эшләмәскә ярыймы? – дип сораган.
– Әлбәттә, ә нигә ярамасын? – дигән бөркет.
Куян агач төбенә утырган да, ял итә башлаган. Кинәт төлке килеп чык кан да, куян ны кабып йоткан.
Гыйбрәт: берни дә эшләмичә утырып тору өчен сез бик-бик биектә утырырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев