Өч хәрефтән торган сүзләргә «ау» башлана
2021 елның 1 февраленнән «Мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау турында»гы федераль законга үзгәреш ләр кертү турында канун үз көченә керде.
Төзәтмәләр нигезендә, социаль челтәр хуҗалары төрле хокукка каршы контент булган постларны бетерергә тиеш. Әйтик, дәүләт хакимияте органнарын һәм илнең дәүләт символларын мәсхәрәләү, массакүләм тәртипсезлекләргә, экстремизмга һәм килешенгән протест акцияләрендә катнашырга өндәү, балигъ булмаганнар катнашында порнографик материаллар, наркотиклар әзерләү һәм куллану турында мәгълүматлар бирү, үз-үзләренә кул салу һәм аңа чакыру, моннан тыш, спиртлы эчемлекләр һәм интернет-казино дистанцион сату турында мәгълүмат тарату, әдәпсез сүгенү сүзләре куллану тыела.
«Контентның хокукка каршымы яисә юкмы» икәнлегенә шик туганда, социаль челтәр хуҗалары Роскомнадзорга мөрәҗәгать итә ала.
Рәсми рәвештә кешене социаль челтәрдәге сүгенү өчен штрафка тарта алмыйлар, әмма администрация аны бетерергә һәм закон бозучыны блокировкаларга бурычлы.
Дәүләт Думасы депутатлары һәм закон проекты авторлары, бу социаль челтәрләрдәге бөтен цензурасыз сүгенүләрне тулысынча тыю буларак кабул итәргә кирәкми дип тынычландыра. «Без моны эшләргә чакырабыз гына. Алга таба бу социаль челтәрләр намусында һәм алар кулланачак карарларда чагылачак», – ди алар.
Шул ук вакытта иске нормаларны беркем дә кире какмый: җәмәгать урыннарында цензурасыз сүгенүләр өчен каралган штраф санкцияләре яки 15 тәүлеккә кадәр арест салынырга мөмкин.
Болардан чыгып, социаль челтәрләрне җә мә гать урыннарына тиң ләш тергәннәр дип уй ларга була һәм тиздән әлеге за кон ның үтәлешен тикшерү буенча чып-чын «ау» башланмагае.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев