Өч буразна бәрәңге корты һәм ун чук шомырт...
Мәктәптә соңгы кыңгырау шалтыраган көннән укучылар да, аларның әти-әниләре дә җиңел сулап куя.
Укытучылар турында әйтмим дә инде. Иртән торасы юк, балаларын җыеп озатасы булмагач, әниләр дә өч ай бер ярты сәгатькә булса да озаграк йоклап кала. Җиңел һәм рәхәт вакытлар. Кичләрен дәрес әзерлисе булмау гына да тормышны күпкә җиңеләйтә. Ичмасам җәй буе ял итеп, туйганчы урамда йөрерләр, рәхәтләнеп уйнарлар дип уйлыйсың.
Уйнау дигәннән, хәзерге заман балалары белән узган гасырның туксанынчы елларына кадәрге балалар арасында аермаларның берсе нидә икәнен беләсезме? Беләсез инде әлбәттә: элеккеләрне эзләп табып өйгә куып кертеп булмаса, хәзергеләрне өйдән куып чыгарып булмый. Теге вакытларда урамга чыгарга бер нәрсә бирми иде – ул да булса әни кушкан эшләр. Үтәми кара! Ә авылда ул эш, үзегез беләсез, тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Иң мөһиме өй-ишегалды тирәсендәгеләрен бетерү, ә инде капканың теге ягында башкарылырдайларын уен белән бергә дә эшләп була. Мәсәлән, тавык-чебешләргә кычыткан җыю. Үзебезнең бакча кырыйларында мул булып үссә дә, аннан җыю кызык түгел, якын-тирәдә яшәүче кызлар белән бергәләшеп (һәркемгә кирәк бит) ферма буена менәбез. Инде шунда ук сөйләшеп куябыз: кычытканнар төелгәч, чеби-биби ашатылгач, кизләүгә суга барабыз. Җиде-ун минутта алып кайтасы су өйгә 30-40 минуттан гына кайтып җитә, чөнки чикылдашасы, серләшәсе, шундагы тустаганга чишмә суы алып, кизләү тирәсендә хуш исләр бөркеп үсеп утыручы бөтнекне салып торып, тәмләп эчәсе бар. Әле җиләк вакыты булса, ике тау арасындагы чокырга барып, каен җиләгеннән дә авыз итәсе килә. Кайткач, шуның озаклыгы йөргәнгә эләккән чаклар да күп инде. Әле бит су тулы көянтә-чиләкләрне аскан килеш, һәрберебез үз өенә кайтып китәсе чатта басып, аерылыша алмыйча күпме торасың! Төшке ашка хәтле башкарыласы эшләр беткәч, җыелышып авыл башына, буага су коенырга барасың. Аннан инде зәңгәрләнмичә кайттым юк. Әле бит кайтам дигәндә дә тиз генә булмый, юл өстендә шомырт, кыяр үскән кеше бакчаларына сугылып, «бутап» чыгасы бар. Үзеңнең өй янында үскәне тәмле түгел бит ул. Хуҗалары күреп алса, рәшәткәләрне сындырып, түтәлләрне таптап бетерәсез дип, кычыткан белән куа иделәр. Ә Садыйк абыйларның шомыртын ашар өчен һәр бала дүртәр буразнадан бәрәңге корты җыярга тиеш (өйдәге ул эштән чыгып таю ягын карый идек, ә монда йөгерә-йөгерә җыясың кортны). Агачы биек, сарай башына баскыч белән генә менеп ашап була. Менә кем тиешле буразнасын чыга, шул бас кыч белән «легально» менеп ашый. Шомырты эре һәм бик тәмле иде шул. Күпме ашап була инде, шул 10-15 чуктыр. Безнең күрше апа, ашамагыз, агу – «дуст» сиптем, үләсез дип куркыта иде. Без аның бернинди дә «дуст» түгел, ә гап-гади он булуын тел очына тидереп бик тиз ачыкладык, әлбәттә. Ә иң җенебез сөймәгәне биби саклау. Без тиктормас балалар өчен көннәр буе бер тирәдә булу җәзага тиң. Әмма без шул эштән дә күңел табып, үз оя бибиләребезне саклый торган тирәдә өй ясый һәм бер-беребезгә кунакка йөрешеп уйный идек. Кемнәрнең әбиләре исән, алар биби саклаудан азат, ирекле. Туздырып бәйләгән ак яулыклары астына әрекмән яфрагы кыстырган (кояш тимәсен дип) күрше әбиләре биби саклый-саклый кул эшләре эшли, төрле кызыклы хәлләр сөйли. Бибиләрегезгә күз-колак булып торабыз, бар суда чупырдагыз бераз, дип, уйнарга да җибәрәләр иде, рәхмәт яугырлары.
Көтү кайтып, адашып калган сарык-бәрәннәрне авыл буйлап эзләп табып, кайсын күтәреп, кайсын ике аяк арасына кыстырып, мөгезе булса – мөгезеннән, булмаса – йоныннан тотып кайтканнан һәм яшелчәләргә су сипкәннән соң караңгы төшкәнче иң куәтле уен вакыты башлана. «Лапта», «Унике таяк», «Качышлы», «Стрелка-стрелка», һ.б. Ул «Стрелка»сын ахырына кадәр уйнап та бетермәгән чаклар еш була, чөнки эңгер-меңгердә акбур белән ясалган стрелкалар күренми, качкан төркемнең кай тарафта булуын ачыклап булмый. Эзләүче төркем озаграк адашып йөрсен өчен стрелканы ялган якка да ясап куясың. Ә инде фермадагы тирес күчендә урман кебек үскән алабуталар арасыннан яки бина эчендәге бозаулар яныннан, йә булмаса авылның икенче башындагы авто-парктагы берәр машинакузовыннан эзләп таба алмый, өйләренә таралыша иделәр. Ә син утырасың качып кап-караңгыда һәм көтеп арыгач, уен башланган урынга киләсең. Эзләүчеләр кайтып, инде йокларга яткан була. Иии, мәш килгән чаклар! Безне дә зурраклар әрли иде, уйный да белмисез, дип. Нәкъ без хәзергеләргә әйткән кебек. Безнең шулай да балачактан, яшьлектән матур хатирәләр бик күп әле. Күрәсең, һәр буынның үз кызыгы. Балаларыбызны, шулай да аңламыйбыз. Безгә аларның көне-төне гаджетларына текәлеп утырулары бик «скучный» вакыт уздыру кебек. Ә үзләренә ошый. Башка нәрсәдән кызык таба белми бугай алар. Шәһәрдә ишегалларына балалар бакчасы яшендәгеләр генә уйнарга чыга, ә зурраклар күренми. Чөнки мәктәп яшендәгеләрнең барында да телефон бар һәм аларга урам кызык түгел. Балаңа, бар инде беразга булса да чыгып кер, утырма көне буе өйдә, дип әйтәсең, ә ул: «Нишләргә соң анда чыгып, тупо ходить чтоли», – ди. Авылга кайткач барыбер башкача, анда көне буе урамнан кермиләр, үрмәләргә дә, егылып тез канатырга да, коры көнне баштанаяк пычранып кайтырга да урын табалар. Күрәсең ул урам шәһәрдә генә «тупо йөрү» урыны. Ярый әле кайтып, балаларыбызга чын һәм табигый тормыш күрсәтергә авыл бар. Бөтенләй авыл күрмәүчеләр ничек яши икән ул? Бала-чаганы уйнарга куып та чыгарып булмаслык көннәрне дә күрдек. Менә шундый замана...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев