Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Өч көн эчендә бозда ике очрак: язгы бозда иминлек турында онытмагыз!

Җылы һава торышы елгаларда, бигрәк тә тиз агымлы урыннарда һәм күперләр астында, юка боз катламы һәм ачык су участокларының барлыкка килүенә китерде. Татарстанда 8 һәм 10 мартта бозда берьюлы ике вакыйга булды.

Иделдә ир-ат снегоходта боз астына төшеп китә, махсус хезмәтләр аны коткарырга өлгерә. Снегоход исә бата.

Яшел Үзән районында Идел күпере астында икенче ир-ат боз астына төшеп китә. Янындагы кеше аңа ярдәм итәргә тырыша, ләкин юка боз катламы һәм көчле агым аркасында үзе дә боз астына бата.

"Бозның ярылу процессы температура күтәрелү белән активлаша. Сак булыгыз!" - дип билгеләп үтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык бүлеге башлыгы Регина Гаязова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев