Өч кечкенә баласы белән әти кеше янгында һәлак була
Питрәч районының Яңа Шигали авылында ут ике катлы коттеджны юк иткән. Анда 4 балалы гаилә яшәгән.
Әнисе бер баласы белән котылырга өлгерә. Соңрак, янгын сүндергәндә, ир һәм өч кызның мәетләре табыла.
ТР Питрәч районында янгында дүрт кешенең үлеме факты буенча саксызлык аркасында үлем китерү турында җинаять эше кузгатылды (РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсенең 1нче өлеше).
Тикшерү прокуратурада аерым контрольгә алынды.
Фото region116.dtp.official телеграм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев