Әнвәр Нургалиев: «40 – 45 яшькә кадәр җырламыйча ничек түздең», – дип сорыйлар»
– Әнвәр, сине Башкортстанда бик популяр, диләр, Татарстанда исемең соңгы елларда гына ишетелә башлады.
– Минем эстрадага килүемә 18 ел булды. Дөрес, иртәрәк тә эшли башларга була иде. Уфа сәнгать училищесында укыганда ук, ә бу туксанынчы еллар, эстрадага чыгарга талпынып карадым. Әмма үз юнәлешем булмаганга, тамашачыны кызыксындыра алмадым. Укытучылар исә, ташлыйм дип икеләнеп калганда, эзләнергә, үзеңнекен табарга кирәк дип, мине юата килделәр. Алар сүзен тыңлап, опера юнәлешендә укырга дип, сәнгать академиясенә дә кердем. Шунда укыганда без Марат Шәйбәков, Гүзәл Әхмәтова белән «Ихлас» төркемен оештырдык. Ләкин бу төркем дә алдырып китә алмады. Шуннан бизнес эшенә керештем. Янә сәхнәгә кайттым. Бу вакытта үземә нәрсә кирәген, тамашачыга нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлый идем инде. Татарстанда еш сорыйлар: каян килеп чыктың син, 40 – 45 яшькә кадәр җырламыйча ничек түздең, дип. Үз өстемдә эшләдем, егетләр. Төрле чаклар булды.
– Бүген «Соң дисең микән?», «Гомерләр бер генә» кебек җырларың популяр. Аларны ничек сайлыйсың?
– Җыр сайлаганда эчке сиземләвемә таянам. Ул мине җилкетсә, тамашачыны да җилкетәчәк. Зифа Нагаева, Рөстәм Гыйззәтуллин, Эльмира Җәләева белән карашларыбыз туры килә. «Соң дисең микән?» – миңа атап язылган җыр түгел иде. Автор аны башка кешегә биргән, ә ул аны җырламаган. Ә мин беренче юлларыннан ук үземнеке икәнен аңладым. Радиога ротациягә дә бирмәгән идем, җыр интернет аша таралды. Артист өчен ике проблема бар: килешле кием һәм яхшы җыр. Җыр да, кием кебек үк, үзеңә килешле булырга тиеш. Бөтен җыр да җырчыга бармый. Минем җырларны хатын-кызлар ярата. Тамашачыларымның 95 проценты – урта яшьтәге гүзәл затлар.
– Җырыңа, үзеңә гашыйк булган гүзәл ханымнар гаиләңә куркыныч тудырмыймы?
– Гаиләм – минем өчен иң кадерлесе. Бар булмышым алар өчен. Ирина белән биш ел йөрдек, бер-беребезне белеп, аңлап, яратышып өйләнештек. 20 ел бергә яшибез, ике бала үстерәбез.
– Мин үземне үзем күтәрдем, дисең. Эстрадада хәзер яңа күренеш – продюсерлык та күтәрелеп килә.
– Бездә әле җырчы белән продюсер мөнәсәбәтләре көйләнеп бетмәгән. Шуңа күрә мондый мөнәсәбәтләрнең ахыры хәерле тәмамланмаганнары да бар. Чөнки, чыннан да, бу әле – яңа күренеш. Кемгәдер ул кирәк, кемдер аннан башка да үзенә юл яра. Мин – үз- үземә хуҗа.
– Татарстанда – Тямаев, Башкортстанда – Нургалиев, диләр...
– Гомумән, җырчы белән җырчыны чагыштыруны яратмыйм. Популярлык ягыннан әйтәсез икән, дөрес, миңа халык йөри. Еш кына икешәр концерт бирәм. Иртәгә кеше килерме мине тыңларга, юкмы – анысын белмим.
– Бүген эстраданың төп проблемасы нинди?
– Җырлыйм дип кеше алдалау, ягъни фонограммага җырлау. Концертымда андый юлга бармыйм. Программада берничә авыр җыр бар иде. 2-3 сәгать концерт биргәч, тавыш арый, шуңа күрә алардан баш тартырга туры килде. Аранжировкага килгәндә, мин монда сыйфат ягында. Музыка никадәр сыйфатлырак, җырлавы шулкадәр җиңелрәк.
– Татарстанга ничә ел концерт куярга килергә куркып йөрдем, дип әйтәсең. Килдең, күрдең, концерт куйдың. Нинди фикердә кайтып киттең?
– Ничек кенә карама, эстрада сездә көчлерәк. Монда артистлар күп, көндәшлек бар. Ләкин Башкортстанда яшәүче татарларның үз өстенлекләре бар. Татар эстрадасында моң икенчерәк планга калган икән. Башкортстанның татар эстрадасында алай түгел. Бездә хәтта рок та милли үзенчәлекләрне бирә. Репертуарга башкорт халык җырын алырга дигән фикергә килдем. «Сибай» булырмы ул, «Азамат»мы – белмим әле. Бу үземә үзем оештырган имтихан да булачак.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА.
«Ватаным Татарстан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев