Нәүрүз - яз гүзәле
Кичә, 20 нче март көнне мәдәният йорты каршында авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә белән берлектә, яз бәйрәме - "Нәүрүз бәйрәме" н уздырдык.
Элекке вакытларда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөргәннәр, җырлаганнар, биегәннәр, матур теләкләрен әйткәннәр, рәхәтләнеп күңел ачканнар. Без дә, әби-бабайлардан калган йоланы саклап калу хөрмәтеннән, бу бәйрәмне күңелле итеп үткәрү өчен мәдәният йорты каршына җыелдык.
Тәмле ботка, кайнар чәй белән майлы коймактан бәйрәмгә килгән барча кеше авыз итте.
Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык булгандыр. Өлкән апаларыбыз яшьлекләренә кайткан кебек булса, балалар яңалык, милли бәйрәмебез белән таныштылар.
Яз безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Яз сулышы гаиләләргә муллык алып килсен, күңелләребезгә сабырлык, барыбызга да саулык китерсен, –дигән теләктә таралышты әлеге бәйрәмгә килүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев