Һөнәри бәйрәм белән Татьяна Ларионова котлады
Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре Татьяна Ларионова Яшел Үзән коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Социаль хезмәткәрнең һөнәри бәйрәм көнендә Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре Татьяна Ларионова катнашында Яшел Үзән белән видеоконференция булды. Шулай ук, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм шәһәрнең социаль өлкәсе белгечләре катнашты.
Татьяна Ларионова социаль яклау хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, сәламәтлек һәм эшендә уңышлар теләде, дип хәбәр итә район Советы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев