Һөнәре аның яшәү рәвеше
Гаҗәеп кызыклы да, шул ук вакытта искиткеч авыр да һөнәр ияләре без – журналистлар.
Бигрәк тә район газетасында эшләү иңнәргә зур җаваплылык сала. Район һәм шәһәрдә барган вакыйгалардан хәбәрдар булу гына түгел, оперативлык таләп ителә, шул ук вакытта «җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә» тиешсең. Язучы, артист, укытучы, механизатор, табиб – язмаларда кемнәрнең генә образы тумый. Ә журналистның үз тормышы газета битенә сирәк чыга. Шунлыктан күпләр аның авыр хезмәтен, төннәрен йокламыйча материал әзерләвен, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә чыгуын белми дә кала.
Газета укучыларыбыз журналист
Әлифел Таразованы бик яхшы белә дип уйлыйм, гәрчә ул хәзер лаеклы ялда булса да. Монысы мөһим дә түгел, чөнки газетада тирән эз калдырган, аңа нигез салуга үз өлешен керткән шәхесләрнең берсе ул. Бу хакта ул кычкырып йөрмәсә дә, «Зеленодольская правда» газетасының дубляжы – «Идел ягы»нда Әлифел мөхәррир булган вакытта, мөстәкыйль татар газетасы«Яшел Үзән» булып оешты. Миңа да шул тарихи вакытларның шаһиты булу бәхете тиде. Дубляж газетасында тәрҗемәче идем. Әмма тәрҗемә газетасы иҗат кешесенә ирек бирми, аны аерым кысаларда тота. Иҗатка омтылган Әлифел Таразованың, шулай ук, хезмәттәшебез булган Люция Шәрәфиеваның мөстәкыйльлеккә омтылып, депутатларга һәм районның эшлекле кешеләренә мөрәҗәгать иткән мизгелләрен искә алсак, артык булмас. Руслашкан районда татар телендә газета чыгара башлау, әлбәттә, ул вакытта зур вакыйга булды. Халыкның урамда да татарча сөйләшергә куркып йөргән вакыты иде ул. «Яшел Үзән»леләр шушы тиз генә узып киткән 25 елда район халкына туган телләрендә газета укырга, телебезне югалтмаска мөмкинлек бирде. 25 ел – бер караганда бик күп, икенче яктан – аз вакыт.
Әлифел Җәләл кызы «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире урынбасары вазифасын башкарып, аның беренче саныннан алып дилбегәне үзе тартты, тоткасы да булды, остазы да, яза белмәгәннәрне язарга, һөнәри нечкәлекләргә, газета чыгару серләренә өйрәтте. Язган мәкаләңдә бер хата тапса да, яңадан кабатламаслык итеп аңлата иде, үзең белмәгән әйбер турында язмас ка өйрәтте.
Татарстан журналистлары берлеге әгьзасы, «Татмедиа» агентлыгы конкурсының «Бәллүр каләм» иясе, күп санлы диплом-грамоталарга лаек булган Әлифел Таразова «Яшел Үзән» газетасының әйдәп баручы журналисты булып, меңләгән мәкалә, очерк, репортаж иҗат итте, берсеннән-берсе кызыклы интервьюлар алды. Газетаның һәр саны, сүзе һәм, хәтта, өтере Әлифелнең үткер күзе аша узды.
Әлбәттә, хезмәттәшең, өстәвенә үзе журналист кеше турында язу, күп нәрсәне белсәң дә, бик кыен.
Журналистлык һөнәренә гомер буе туг ры калу өчен эшеңне ярату гына җитми. Ул – яшәү рәвеше. Газета ул шундый, анда кемгәдер аркаланып эшләп булмый. Һәр мәкалә – «штучный товар». Яза белмисең икән, димәк, эшли алмыйсың. Моңы булмаган кеше җырчы була алмаган кебек. Әлифел Җәләл кызы үзен журналистикада тапкан һәм аңа гомере буе хыянәт итмәгән. «Журналистның эш сәгате иртән торып, аягына башмак кигәннән соң башлана» дип әйтәләр. Эше әлләни авыр да түгел кебек, көрәк күтәреп эшләмисең. Ә бит кайвакыт каләм көрәктән авыррак була ала. Газета саннары да завод станогындагы кебек, берсен чыгарасың, икенче саны турында баш ватасың, өченчесенә материал туплый башлыйсың. Бер язмага нокта куюга ук, икенчесенә тотынасың. Башта йөз төрле уй, идея бутала… Әмма барысын бергә туп лап, бер мәкалә тудырырга кирәк. Газетада аның вакыты да чикле була бит әле.
Әлифел үзе, нинди генә темага алынса да, аны төрле яктан ачып сала, язмаларын укыганнан укыйсы килеп тора иде. Авыл хуҗалыгы темасымы, динме, теләсә-кайсысын. Эшләгәндә колхоз-совхозларда, кыр-басуларда да бергә йөрергә, күп шәхесләр белән аралашырга туры килә иде. Кая гына барсак та, Әлифел белән бик уңайлы, әйбәт киңәшче һәм дус булды. «Яшел Үзән» газетасы редакциясе коллективы зур түгел. Барыбыз да уч төбендәге кебек. Хәзер дә коллективыбыз, Әлифелләрдән калганча, дус-тату, бер гаилә кебек иҗат итә. Әнә шулай, тормыш алга бара. Чарли Чап линның тирән мәгьнәле сүзләре бар: «Тормыш, әгәр аны зур планда карасаң – трагедия, ерактан караганда исә – комедия» дигән ул.
Кешеләр шул тормыш сәхнәсендә нинди рольгә кереп «уйнаса» да, үз йөзен, яшәү кыйбласын югалтмаска тиеш. Журналист һөнәренең дә асылы – үзең булып калу. Әлифел Таразова кайда гына булса да, һәрчак журналист булып калачак, һәр нәрсәгә шул күзлектән караячак дип уйлыйм. Бу һөнәрне, лаеклы ялда булсаң да, тормышыңнан чыгарып ташлап булмыйдыр. Кичләрен утырып мәкаләләр язмасаң да, күңелең белән язасыңдыр. Иманым камил, ул газетаның һәр санын көтеп аладыр, «мин булсам бу мәкаләне болай язар идем», дип тә куядыр. Хәзер «Яшел Үзән»дә, сирәк очрый торган исемле Әлифел мәктәбен узган журналистлар эшли. Димәк, заман таләпләре үзгәрсә дә, бүген 25 еллыгын билгеләгән газета редакциясендә элеккеге традицияләр дәвам итә. Димәк, без дөрес юлдан барабыз.
Сүз уңаеннан, Әлифелебезне дини гыйлем алып, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлавы белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев