Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта чәчәк утырту акциясе узды

Норлат авылында «Норлат чәчәкләре» дип исемләнгән акция узды.

Әлеге чарага «Яшь йөрәкләр» оешмасы әзерлек эшләрен иртә яздан ук башлады.

Президент грантлары фонды ярдәмендә оештырылган «Әбием мәктәбе»нең бер сыйныфы «Чәчәкле җәннәт» дип атала. Норлатның лаеклы ялда булган актив апалары, аларны әбиләр дип әйтергә тел дә әйләнми әле, мәктәп укучылары белән иртә яздан орлык чәчте, петуния, бәрхет, сальвия үсентеләре үстерде, гортензия, декоратив куаклары сатып алды. Чәчәк үсентеләрен үстерү җиңелләрдән түгел, чөнки барлык орлык та син көткәнчә тишелми. Әмма «Норлат чәчәкләре» бәйрәменә утырту өчен үсентеләр җитәрлек булды, чөнки кайберәүләр үзләре белән күпьеллык чәчәкләр дә алып килгән иде.

– Утырту өчен территория бик җайлы һәм уңайлы түгел иде, хәтта ярдәмчебез Әсхәт Габассовичның тракторы ватылды, аннан булышырга амкодорда Фәрит Гыйсмәтуллин килде һәм мәйданчыкны тигезләп тә бирде. Юл хезмәте җитәкчесе Руслан Шәрәфетдинов, Рәмис Абзалов та читтә калмады. Чүп контейнерлары астындагы территорияне фундамент калдыкларыннан арындыру чыннан да бик катлаулы булып чыкты, әмма уртак тырышлык тау күчерергә сәләтле бит ул. Хезмәт бәйрәмендә 60ка якын кеше катнашты – пенсионерлар, оешма хезмәткәрләре, авылның әти-әниләре дүрт төркем оештырды һәм балалар бакчасы янында чәчәк түтәлләре утырт­ты. Шулай ук сугыш кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында, авылга керә торган урында һәм Хәйруллин урамында матур композицияләр булдырылды. Күпьеллык чүп үләннәре Норлат мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары, «Яшь йөрәкләр» җәмгыяте апалары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ирек Сабиров, Илсур Галәветдинов көче белән юкка чыгарылды. Ниһаять, чүп-чар калдыкларыннан арындык. Рәшит Сәлахов тактадан чәчәк түтәлләре ясады. Әлеге матур, күркәм эштә катнашучыларга Эльфир Гарифуллин һәм Әлфирә Җамалетдинова тәмле пылау әзерләде. Мин бу акциядә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтле, – дип сөйли «Яшь йөрәкләр» җәмгыя­те җитәкчесе Ләлә Хаҗипова.
 

Нәтиҗәле хезмәттән соң катнашучылар чәй һәм пылау белән сыйланды, ә «Яшь йөрәкләр» булган җирдә җыр-моңсыз булмый инде ул. Хәзер исә бөтен авыл халкы ярдәме белән чәчәкләрне үстерергә, тәрбияләргә генә кала. Шул чакта гына авыл урамнары чәчәкләргә күмеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X