Норлат мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта «Зур гаилә бәйрәме» фестивале оештырылган
Җиде авыл җирлегеннән Норлат, Мулла иле, Күгәй, Күгеш, Бакырчы, Карамалы Тау һәм Олы Шырданнан килгән гаиләләр биредә иҗади бәйгедә көч сынашты.
Хәрбер гаиләнең буыннан буынга килгән гаилә традицияләре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәрдә табын күрке булган яраткан ризыклары була. Гаилә ул җылы учак булып берләштереп торучы урын.
Әлеге бәйрәмнең гаилә символы булган ап- ак ромашкалар чәчәк аткан вакытта узуы юкка түгел, сигезенче июльдә рәсми рәвештә гаилә көне иглан ителгән. Мәдәният йортында эшләүче кызлар тырышкан, чара үтә торган урынны ромашкалар белән бизәгән, «Гаилә» диеп язылган фотозона, катнашучыларның фотолары куелган стенд, кулдан ясалган ак чәчәкләр бәйрәм рухы өсти. Гаилә бәйрәменә җыелганнарны Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров: "Ныклы, тигез гаилә - ил терәге, барыгызга да сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим», - диеп, сәламләде. Шулай ук, "Ирек мәйданы" журналисты Эльвира Мозаффарова гаилә турында «берең ут булганда, икенчең су булырга кирәк» дигән мәгьнәле фикерләрен җиткереп, җыр да бүләк итте. Ниһаять, алып баручылар Хөршидә Гайнуллина белән Ильфира Гарифуллина гаиләләр белән таныштыра башлады. Беренчеләрдән булып Күгеш авылыннан Зәбихуллиннар чыкты. Егерме ике ел дус, тату гомер итүче гаилә ике бала үстергән, Лилия почта хезмәткәре, Илнур шофер булып эшли. Бирем буенча туган авыллары тарихы, үзләре турында бик кызыксындырып сөйләде Лилия ханым. Икенче бирем буенча уен уйлап килергә тиеш иде парлар, Зәбихуллиннар шар кабартып, аңа фломастер белән бала рәсеме ясаттылар, гаилә ишле булсын, диеп, дөрес сайлаганнар, афәрин! Әлеге пар иҗади бәйгедә дә сынатмады, чөнки, аларның сәхнәне үз иткәнен, матур итеп җырлаганнарын беләбез бит.
Икенче гаилә Күгәй авылыннан Зиннәтуллиннар. Менә алар зур бер гаилә булып авыл данын якларга килгәннәр, дәү әни, дәү әти, киленнәре, дүрт оныклары. Роза ханым авылга 1600 елларда нигез салынганлыгын, иң беренче килеп урнашкан Күгәй би исеменнән авылның аталганы турында, кыскача мәгьлүматлар китерде. Бик күркәм гаилә, әби-бабай тәрбиясе күренеп тора, бер уллары таң калдырып, көйгә салып азан әйтте, икенче уллары татарча биеп алды. Киленнәре пешереп алып килгән кыстыбыйны, гаиләбезнең яраткан ризыгын әнидән күреп өйрәндем, диеп тора. Зиннәтуллинар гаиләсе катнашучыларны күмәк җырлы-биюле уенга чакырып рәхәтләнеп биетеп алды.
Менә ул тавыш, моң кайда икән! Сүзем гаилә башлыгы Рәшитнең шагыйрь Хәсән Туфан сүзләренә язылган "Әйткән идең” җырын башкаруын ишеткәч туды, искиткеч тавыш, артистларың бер кырыйда торсын.
Өченче гаилә Бакырчы авылыннан Сәлахиевлар, мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә ханым ике кызы һәм оныгы белән чыгыш ясады. Авылдашларының бик күптәннән килгән һөнәрле булуына горурланып "Кое казып тормышын сулы иткән" сүзләре, тырыш, уңган авылдашлары турында сөйли. Үзе белән таныштыруы да үзенчәлекле булды. Утыз ел гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган Миләүшә ханым: “Гаиләм минем таянычым, алар да минем белән эшли, бер генә чарадан да калмыйча гел ярдәм итеп, катнашып, авыл халкына мәдәният хезмәте күрсәтәбез”, - ди. Уенны да сирәк күрә торган "Светофор"дигән, юл кагыйдәсен өйрәтүче хәрәкәтле уен уйнатты ул. Иҗатта кайнаган, сәхнәдән төшмәгән Миләүшә ханым өченче биремне кызлары, оныгы белән милли киемнәр киеп, кашыклар белән көй чыгарып бик зәвыклы башкардылар.
Иң батыр парлар Мулла Иленнән Шакировлар гаиләсе. Шулай димичә булмый, 49 ел иңне-иңгә куеп, бер берсенә терәк булып әле дә сәхнәдән төшмичә яшәүче парлар алар, сөбеһаналлаһ! Миләүшә ханым үзләре белән таныштыруны "Мулла Илем- ныклы нигезем" дигән шигырь юллары белән башлады, яшьлек елларын, тормышка чыгуын бик яратып сөйләде. Авылларының зыялы шәхесе, шагыйрь, язучы Равил ага Сәйфетдиновны зур хөрмәткә ия булуын сөйләп, лаеклы ялга чыккач та дини белемнәр өйрәтеп авыл тарихында якты эз калдырган остазны искә алуы бик урынлы булды. Шакировлар халкыбызның күпләр яраткан, "Капка" дигән уен уйнатты. Миләүшә ханым озын, моңлы көйләрне үзенә генә хас йомшак тавышы белән күңелләргә үтеп керерлек җырлый, тормыш иптәше Рәйхан әфәндегә кушылып "Зәңгәр күлмәк"не башкаруын тын да алмыйча тыңладык.
Түбән Карамалы бистәсеннән үк килгән Кристина һәм Дмитрий Стяшкиннар әле яшь гаилә, ике бала үстерәләр, әле кечкенә кызы белән әни кеше бала ялында. Үзләре белән таныштырганда ук, яшьлек дәрте, оптимизмы ташып торган Кристина дилбегәне үз кулына алды. Бистә тарихын белүе, гаилә традицияләрен саклап, дини бәйрәмнәрне дә билгеләп үтүләрен сөйләде. Иптәше тимер юлчы булып эшли, ял көннәрендә балык тотарга йөри. Кристина үзе дә, гаилә тормышына аз булса да ярдәмем тияр диеп, роллылар ясап сата, сораучылар бик күп, ди. Бирем буенча, бер кап әлеге яшьләр аеруча үз итә торган ризыкны пешереп килгән. Үзенең шатлыгы белән дә уртаклашты, хыялыбыз тормышка ашты, гаилә елында өйле булдык бит, диде. Яшь ханым бистәдәге мәдәният йортына үзешчән түгәрәккә йөри, яңгыравыклы матур тавышка җырлаганын без дә ишеттек. Барлык катнашучыларны Стяшкиннар биюле уенга чакырып, вәт, уйнатып та карадылар! Җыр сүзләренә төрле хәрәкәтләргә кереп, үзе кызык, үзе күңелле уен балачакны хәтерләтте шикелле, көчле оештыру сәләтенә ия булды алар.
Авылдашларыбыз Газизовлар гаиләсе бар яктан сәләтле, тырыш гаилә. Алфира ханым таныштыруны әти- әнисеннән башлады. Моннан илле ел элек яшь парлар Норлатка килеп төпләнә, ике бала үстереп, аларны башлы-күзле итеп, олы тормышка чыгарган. Газизовлар да шул гаилә әгьзалары, әниләре Алфира, улы Әдел, кызлары Галия бик сәләтлеләр. Уллары гармунда уйный, әниле-кызлы бик матур җырлыйлар.Буш вакытларында алмаз мозаикасы белән төрле рәсемнәр ясыйлар. Үзешчән сәнгатьтә дә, халык театрына да бик теләп йөри алар. Газизовлар гаиләсе йөзек салыш уенын тәкьдим итте, кемдә йөзек, сикереп чык, дигәч, тотып калганнарга җәза бирелде. Күңелле уен. Иҗади номер итеп, әниле-кызлы "Ай былбылым"ны бию хәрәкәтләре белән заманча башкарып, соклану уяттылар.
"Олы Шырдан, Олы Шырдан, аерылма, җырдан, моңнан". Авылдашлары, шагыйрь Ирек Сафин сүзләренә язылган җырны бергәләп акопеллага башкарып шаккатырды Батталовлар гаиләсе. Әлбәттә инде, баскан җирдән ут чыгара торган, әлеге гаиләгә көч биреп торган мәдәният йорты җитәкчәсе Наҗия ханым Хәсәнова белән. Батталовлар гаиләсе дә үз авыллары тарихына битараф түгел, бөек галим Ризаэтдин Фәхретдиновның бабасы Олы Шырданнан чыккан икәнен белә идегезме? Атаклы Шырдан катыгының данын күтәргән, тәмен татыган дәүләт эшлеклеләренең исемнәрен? (Тәмен без дә авыз иттек, сөбеһаналлаһ, бик тәмле). Гаилә башлыгы Илдар үзен тракторчы, хатыны Гөлназны мәдәният хезмәткәре диеп таныштырды. Катнашучылар арасыннан үзенең ачык йөзе, гел елмаеп торуы белән аерылып торды ул. Бактың исә, авылның беренче ир- егете икән, төп эше Серго заводында булса, авылда ул чын җир кешесе, авылны яшәтүче. Шәхси тракторы белән авылдашларының бар гозерләрен үтәп торучы, бакча сукалау, печән чабу, аны тюклап кую, дисеңме. Кыскасы, нинди генә эш бар - барысына җитешә, шуңа аны авылда үз итеп "безнең Илдар" дип йөртәләр икән. Менә шундый ярдәмчел, зур бер гаилә булып яши Батталовлар. Түбәтәй уенын балалар да, олылар да яратып уйный, шуңа күрә бик теләп катнаштылар. Гаиләләрендә яратып пешерә торган мич пәрәмәченең дә рецепты үзгә иде аларның.
Ниһаять, Зур гаилә бәйрәмендә катнашучыларга бәя бирер вакыт җитте. Барысына да нык эссе көн торуга карамастан, килгәннре өчен бишле куярлык. Әмма, бәйгенең нигезләмәсе буенча урыннар каралган шул. Бәяләмә бирүче Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Рамил Гобәйдуллин, районның халыкны социаль яклау үзәгенең аналар һәм балалар белән эшләү бүлеге белгече Элеонора Филлипова, шәхсән үзем, гаделлек яклы идек. Шулай итеп, беренче урынга Зиннәтуллиннар, икенче урынга Батталовлар, өченче урынга Сәлахиевалар лаеклы булды. Беркем дә Рәхмәт хаты, бүләксез калмады, аларны котлау сүзләре белән Рамил Ренат улы тапшырды. Гаилә бәйрәмен оештыруга зур өлеш керткән мәдәният хезмәткәрләренә уңышлар теләп, афәрин, диясе килә!
Розалия Ибраһимова.
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев