Ноябрь ае Татарстанда буран, көчле җил һәм 4 градус салкын белән башланачак
Иртәгә Татарстан территориясендә болытлы һава, яңгыр булуы көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә урыны белән юеш кар, ә көндез кыска вакытлы буран көтелә. Урыны белән көчле җил булачак.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4 – 0 градус, ә көндез-0 - +4 градусны тәшкил итәчәк.
Урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин, юлларда сак булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев