Әниләр көнендә әнисен тукмаган
Әлеге коточкыч хәлне кылучы Федераль монополиягә каршы хезмәт чиновнигы. Газиз әнисен котлау урынына ир аның белән ызгыша.
- Якшәмбе көнне, 24 ноябрьдә, хастаханәгә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган 80 яшьлек әбине шок хәлендә китерәләр. Олы яшьтәге ханым улы кыйнаганын әйтте, - диелә life.ru китергән хәбәрдә.
Үзен кулга алганда әлеге ир-ат, киресенчә, үзенең кыйналуын әйтә. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Ир-атка өеннән беркая да чыкмаска, китмәскә дигән әмер бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев