Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Никадәр кирәк – шуның хәтле көттем (редакциягә килгән хат)

Мин инде олы яшьтә һәм үземнең мәхәббәт тарихын сөйләргә булдым, гаеп итмәссез.

Бөтен кеше аны миңа пар түгел диде. Мин бик тыйнак, оялчан кыз, ә ул хулиган. Нишләтәсең инде, миңа шундый начар егетләр ошый иде. Андыйлар янында мин үземне якланган итеп тоя идем.

Эш шунда, бала чагымда мине бик нык куркыттылар. Классташларым шулай шаяртты. Барысы да минем куркак икәнемне белә иде. Ул чакта безгә сигез-тугыз яшьләр һәм кич белән мине урамга кич утырырга чакырып чыгардылар. Зиратлар буена кадәр барып җиттек тә (ул безнең авыл читендә), барысы да качып бетте. Мин башта ни булганын аңлап бетермәдем. Аннары зиратлар ягыннан куркыныч ак нәрсәнең миңа таба килүен күргәч, дөньям караңгыланды һәм аңымны җуйдым.

Өйдә генә аңыма килдем. Янымда әни, күрше әбиләре тын гына сөй­ләшә, киңәшә. Күрше апа (урыны оҗмахта булсын) озак кына вакыт көн саен кереп минем янымда догалар укыды, өшкерде. Әмма куркуым калды. Зират буеннан бөтенләй уза алмас булдым. Әти белән әнием нишләсен, авылдан китәргә карар кылды. Шәһәрдән йорт сатып алдылар.
Башта өрәк, шайтан, җен кебек нәрсәләрдән курыксам, аннары бөтен нәрсәдән курка башладым. Елгада су коенырга – куркам. Урманда җиләк җыярга барырга – куркам. Йоклаганда да утны сүндермим. Теге кичтәге урынсыз шаяртудан соң минем тормышымның нәрсәгә әйләнүен башка кешегә күз алдына китерүе дә кыен.

Үсеп җиттем, бер егет белән таныштым. Ул бернәрсәдән дә курыкмый иде. Мин аның бозау хәтле этләре булган күршеләрнең бакчасыннан алма урлаганын күрдем. Эт аны эләктерде, диярлек, ыштанын умырып калды, әмма ул миңа алма алып килде. Мин елап агач төбендә утырам, ә ул минем башымнан сыйпап, «дура» ди.

Бервакыт ул мине суга төртеп төшерде. Тирән дә түгел иде, әмма мин куркуымнан катып калдым. Ул шунда ук артымнан сикереп, мине ярга сөйрәп чыгарды да: «Минем белән булганда беркемнән дә, бернәрсәдән дә курыкма!» – диде.

Шундый «шокотерапия»ләрдән соң куркуым кимеде, тора-бара үземә ышанычым артты (ул янымда булганда). Тик аңа алмашка көчлерәге – аның өчен курку килде. Ул гел төрледән төрле хәлләргә, сугышуларга, кемнәр белән дә булса мөнәсәбәтләрне ачыклауларга эләгә иде. Шуның аркасында алар өенә участковый еш килә.
Бервакыт аны тоттылар һәм хөкем иттеләр. Бу ул миңа тәкъдим ясагач булды. ЗАГСка гариза биреп өлгермәгән идек. Мин бернинди икеләнүләрсез аны көтәргә булдым. Миңа аны онытырга киңәш итүчеләр адым саен булды. Имеш, аннан кешеләр үзгәреп кайта, мин әле яшь һәм бөтен тормышым алда…

Ә миңа аңардан башка беркем дә кирәкми иде. Нишләсә дә, ул минем өчен барыбер иң әйбәте булып калды.
Һәм мин…

Хатның дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №42 (25 октябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Рәхилә Яруллина.
Осиново бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    1

    Ник яза башларга, язып бетермагач, ул газетаны каян алырга. Без башка шэхэрдан????