Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ник җырладың соңгы җырыңны?

Шушы шигырь арабыздан киткән җыр­чыбыз, моңлы сандугачыбыз Хәния Фәрхелислам кызына багышлана. Аны искә алуыбыз аның рухына дога булып барып ирешсен. Амин.

Өзгәләнеп бәгырьләрне телеп,
Ник җырладың соңгы җырыңны.
Шушы моңың, сагыш эчләрендә,
Үксеп-үксеп күңелем елады.
Түгелергә торган тамчылардай
Акты яшьләр, тетрәнде күңел.
Чибәрлегең, моңың, җырларыңны
Онытырга һич тә мөмкин түгел.

Нигә шулай, сагыш, уйга баттың
Офыклардан кояш чыкканда.
Җәй аеның ап-ак болытлары
Ләйсән яңгыр булып яуганда.

Күңелләргә шифа-дәва иде
Көең, җырың, назлы карашың.
Сине югалтудан, юксынудан,
Бик күпләр бит сагынып елады.

Җәйге җилләр булып исә гүя,
Җиһаннарга аһәң тарала.
Яз аенда әллә тугангамы,
Булдың микән моңлы бер бала.

Моңлыларның бәхетләре чикле,
Кемнәр аңлар синең халәтне.
Кылдан нечкә булсын күңел диеп,
Раббым биргән шушы сәләтне.

Серле булып калды соңгы җырың,
Онытылмас, калыр мәңгегә.
Зөһрә йолдыз кебек җем-җем килеп
Балкырсың син төнге күкләрдә,

Калырсың син безнең күңелдә.

Фәрит. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур итеп, йорэккэ утеп керэ торган итеп язылган шигырь юллары....