Нигә шундый яшәмсәк бу корт, ә?!
Аны юк итүнең нинди генә ысулларын кулланмыйбыз инде, ә ул бетәргә уйламый да, үрчүен дәвам итә. Нигә җиңә алмыйбыз без аны?
Бәрәңге утырткан һәр кеше ел саен миллионлап юк итә бит үзен, ә алар кимеми.
Менә ни өчен колорадо коңгызы белән көрәшү авыр:
Безнең материкта, америкадан аермалы буларак, әлеге кортның табигатьтә дошманнары юк. Аңа бернәрсә дә исәпсез күләмдә үрчергә комачауламый;
Ә үрчем чынлап та хисапсыз – җәе буена бер ана корт 350-1000 йомырка сала;
Колорадо коңгызы 3 елга кадәр йокыга тала ала. Бу аңа ач елларны да исән калып, сәламәт балалар чыгарлык йомырка салырга мөмкинлек бирә;
Кышны туфракка тирән китеп уздырганга, химик агулаулар файдасыз;
Кортлар колониясе күп ләп унар чакрымга очарга сәләтле;
Аларны бик зур мәйданнарда берьюлы юк итү мөмкинлеге юк.
Ә халык бирешми, алар тудырган мәшәкатьләргә карап тормый, бәрәңгесен утырта, уңышын да җыеп ала. Кортларны юк итү өчен үзе дә әллә нинди ысуллар уйлап чыгара, химияле агуын да куллана.
Интернет киңлекләрендә, үзләре кулланып, нәти җәсен күргәннән соң, төрле киңәш бирүчеләр байтак: кемдер көл сибә, кемдер горчица; кайсыдыр бураз на араларына нарат яки каен агачы чүбен (опилка) сипкән, корт яңа агач исен яратмый икән. Хәтта бәрәңге яфракларына цемент һәм гипс сибүчеләр дә бар – чынлап та шуларны ашаган балалары үлә, дип язган. Берсе кукуруз онының да нәтиҗәсен күргән, корткычларның эчләрендә бүртә һәм үтерә дигән. Аптыраган-йөдәгән, артын мичкә терәгән, дигәндәй, инде ничәмә еллардан бирле кеше алардан ничек кенә котылырга теләп карамады. Яши бирәләр! Яраттылар киң күңелле илебезне, нишлисең. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, ә сез ничек көрәшәсез ул буйлы-буйлы әмерикәлеләргә каршы? Безнең белән дә уртаклашыгыз әле. Телефоныбызны да, адресыбызны да беләсез, белмәсәгез – газетабызның соңгы битендә, аста язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев