Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

НИГӘ КУРАДА ҖИЛӘК ЮК?

Беренчесе һәм иң мөһиме. Кура җиләге куакларын һичшиксез шпалерда гына үстерергә кирәк, бу миллионнарның тәҗрибәсе белән исбатланган.

Тигез рәтләр утыртканда, баганалар һәм тимер чыбыклар куйганда сезнең кура җиләге ел саен 6-8 тапкыр күбрәк җиләк бирә ала һәм шул ук вакытта, сез мөмкин булган иң сыйфатлы җиләк алачаксыз. Әгәр сезнең яшел фабрикагыз (кура җиләге үсемлекләре) үзенең табигый өстенлекләрен күрсәтә алмаса һәм кыргый кура җиләге кебек яшәүгә тартса, бөтен тырышлыгыгыз мәгънәсен югалта.

Икенче һәм бик еш була торганы. Кура җиләге яңара алмый, биологик яктан бу мөмкин түгел. Ләкин, кура җиләге котырынып үскән бакчалар да аз түгел, ә күпләп тишелеп чыккан авыру зәгыйфь кура җиләге үсемлекләрен «яңалары» дип атыйлар. Бакчачыларның шундый кура куакларын чистартып, яңадан эре җиләкләр уңышы җыеп алучылары бар. Мондый «чатырманлыкны» тәртипкә китерү өчен, аларның араларын 70 см калдырып, рәт ясарга кирәк. Ә кирәкмәгәннәрен юк итәргә.

Даими рәвештә һәрбер рәткә 70 см калдырып яңа үсентеләр утыртырга кирәк, ә артыкларын төпләп атырга. Куаклык үзәгендә төп бәбәкләрнең үсешен көчәйтергә кирәк һәм бер-ике еллык яхшы тәрбиядән соң сезнең үсенте тиешле уңыш һәм җиләкләрнең сыйфаты белән сөендерер.

Өченче һәм еш очрый торганы. Кура җиләгенең рәтләре арасы 30 см гына тарлыкта булырга тиеш, ә куаклар арасындагы рәт эчендә буш урын булырга тиеш.

Уңышсызлыкларның сәбәбе шунда ки, кура җиләге еш кына киң полоса рәвешендә үстерелә, анда утыртылган үсемлекләр үзлектән тишелгәннәр массасы белән беррәттән үсә.

Кура җиләгенең биологиясе шундый: төп куак тирәсендә һәрвакыт шактый күп үсентеләр үсә. Кура җиләге куагы - ул без утырткан һәм аның тирәсендә үскән үсенте. Тирәсендәгеләр - шулай ук, кура җиләге, аны берәү дә утыртмый, әмма ел саен ул үзе үсә. Төп уңыш өчен кура җиләге янындагы әлеге үсентеләр - чүп үләне, һәм теләсә нинди чүп үләне кебек, аның белән даими көрәшергә кирәк. Барлык туклыклы матдәләрнең 50%тан артыгын нәкъ менә шулар үзенә ала.

Практикада кура җиләгенең әлеге «балалары» - аның дошманы, әгәр дә аларны чистартып тормасаң, төп куак хәлсезләнә, кояш нурлары сабакның астына ук үтеп керә алмый, ә бит куак сабагының буеннан-буена уңыш алырга мөмкин. “Бала куакларны” юк итеп торганда, кояш та, җил дә яхшы үтә һәм уңыш кына артып калмый, гөмбә авырулары да, бөҗәкләр дә күпкә азрак була.

Бу өстенлекләрнең барысын да сез үзегезнең куакларыгызда, үсентеләр әле басып китеп куермаганда һәм сабакның астыннан өскә кадәр җиләкләнергә берни дә комачауламаганда, икенче елда күрә алырсыз. Әгәр дә кура җиләге куакларын даими рәвештә сирәкләп чистартып тормасагыз, зур уңыш алмаячагыгызны онытмагыз. Үсентеләрне очлы көрәк белән, җирдә 3-5 см тирәнлектә кисеп алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев