Әнием белән бер сукмактан
«Гомерем буе биредә хезмәт иткәч, комбинатның барлык тармагындагы эш нечкәлекләрен беләм. Мин монда директор гына булмадым инде», – дип, уенын-чынын бергә кушып елмая Фирдәүс ханым.
Казан техникумында укып, май сәнәгате техник-технологы белгече дипломын кулына алган көннән алып, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында эшли Фирдәүс Фәйзуллина. Ә бу 33 елдан артык дигән сүз!
Елмаюы белән нур чәчеп торган әңгәмәдәшем Чирмешән районы Түбән Чыктай авылында биш балалы гаиләдә туып үскән. Ә менә аның әнисе Фидания апа безнең якташ, Уразлы кызы. Алай гына да түгел, Фирдәүс апа үзе дә Уразлы килене, әнисенең дус кызы Дания апа аның каенанасы булып куя.
Дәү әнисе янына кайткач, яшьләр кич клубта таныша. Зифа буйлы чибәр кызга нинди егетнең күзе төшмәсен инде?! Менә, ул вакытта Серго заводында токарь булып эшләүче Илфәр дә, биюче кызлар арасыннан Фирдәүсне ошатып, үзенә билгеләп куя. Ике еллап сынашып йөргәч, кавышалар. Шулай итеп, язмыш сукмаклары аны әнисе туган ягы белән бәйли. Техникумны тормышка чыккач тәмамлый.
Ул елларның һәр яшь гаиләсе кебек Фәйзуллиннар да уртак тормыш башын тулай торакта башлый. Аннары гаилә башлыгына фатир бирәләр. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр, инде 4 онык сөеп шатланалар. Гомерләр бик тиз уза шул. Тату гаилә, яраткан эшең булу чиксез бәхет!
– Өйләнешкәч үк Яшел Үзәндә яши башладык һәм сөт эшкәртү комбинатына (ул вакытта сөт заводы) фасовщица булып эшкә урнаштым. Менә шул көннән бирле мин биредә, шөкер итеп, рәхәтләнеп эшлим. Эшемә Һәр көнне рәхәтләнеп барам, яратам. Яратмасаң, 33 елдан артык бер оешмада эшләп булмыйдыр ул, – ди Фирдәүс ханым. – Минем әни дә гомере буе Чирмешән сөт комбинатында эшләде, алар май ясый иде. Мин дә аның юлыннан киттем. Бер дә үкенмәдем. Мин монда директор гына булмадым инде (көлә), комбинатның бөтен эш нечкәлеген беләм, төрле участокларда төрле вазифалар башкардым, чимал буенча инженер булып колхозларда да йөрергә туры килде. Коллектив әйбәт, хезмәт хакын вакытында бирәләр. Җитештергән продукциябез чиста, китерелгән сөттән ясала, химикатлар кушылмый, шуңа күрә биредә эшләүчеләрнең барысы да, дип уйлыйм, үзебездә җитештерелгән продукцияне генә яратып кулланабыз, башкаларныкын алмыйбыз да. Җитәкчелек тә, нинди дә булса проблема яки үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә, борып чыгармый, тыңлый һәм мөмкин кадәр ярдәм итү яклы.Язманың тулы варианты газетабызның 5 июнь санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев