«Ничек яшәргә, күңелне ничек яңадан җанландырырга?» (киңәш кирәк)
«Исемем – Фирүзә, 52 яшьтәмен. Соңгы елларда тормышка карашым үзгәрде кебек»
«Элек шатланып эшкә йөрим, оныкларны көтеп алам, дип яшәсәм, хәзер күңелемдә ниндидер тынгысызлык. Кайчак иртә белән торырга да теләк булмый. Ирем мәрхүм, балалар аерым яшиләр, үз тормышлары белән мәшгуль. Үземә дуслар табарга тырышам, ләкин күбесе ябык, аралашмый.
Кешеләр янына чыксам да, үземне артык кеше итеп тоям. Тормыш дәвам итә, диләр, ләкин ничек яшәргә, күңелне ничек яңадан җанландырырга? Киңәш бирә алмассызмы, дуслар?»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев