Ни өчен Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре: Россиядә мактаулы исем өчен онлайн-тавыш бирү уза
Агымдагы елның март аенда Владимир Путин илдә "Хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән яңа исем кертү турындагы закон проектын имзалады.
Аны алу өчен гаризаны илнең 20 шәһәре җибәргән, алар арасында – Казан да бар. Татарстан башкаласының ни өчен бу исемгә лаек булуы турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материалында укыгыз.
Казан өчен онлайн-тавыш бирү шәһәр мэриясенең рәсми порталында - za.kzn.ru сайтында уза. Хәзерге вакытта шәһәр өчен 70 меңгә якын кеше тавыш бирде. "Татар-информ" хәбәрчесе ни өчен нәкъ менә Казан өчен тавыш бирергә кирәклеген һәм моңа югары дәрәҗәле затларның мөнәсәбәтен белергә булды.
"Казанлылар бу исемне беренче генә ел көтми"
Россиядә "Герой - шәһәр", "Сугышчан дан шәһәре" исеме бар иде, ә менә "Хезмәт батырлыгы шәһәре" - юк. Һәм кешеләр, җиңүгә керткән үз өлешләрен белгәнгә, бу исемне көттеләр, дип белдерде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева.
"Бу исемне бирү патриотизмның яңа дулкынын тудырачак. Һәм яңа хисләр. Бу бүгенге буын өчен генә түгел, ә аларның балалары, оныклары өчен дә мөһим. Алар бу бүләкне көтәләр, чөнки үзләренең мондый өлеш керткән гаиләләргә катнашы бар дип саныйлар ", - диде Андреева.
Әйтик, 1984 елда СССР хөкүмәте Казанны Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше өчен бәяли һәм Ленин ордены бирә. Андреева сүзләренчә, опера театрында, бирелгән исемнәр аркасында шатлыктан бөтен шәһәр "кайнаган" сюжетлар сакланган фотосурәтләр бар.
"Сугышка тәүлегенә уртача 10 самолет җыю – батырлык түгелмени?"
ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, илнең барлык музей җәмәгатьчелеген, Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем өчен тавыш бирергә сорады.
Музей җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу - ата-бабаларыбызны искә алу билгесе, чөнки Татарстан халкы фронтны корал, сугыш кирәк-яраклары, кием-салым, азык-төлек белән тәэмин иткән.
"Хезмәткәрләрнең фидакарьлеге аркасында, биредә бик кыска вакыт эчендә эшкәртеп, фронтка Пе-2, Пе-8, По-2 самолетларын җибәрә башлыйлар. Сугыш дәвамында тәүлегенә уртача 10 самолетны җыю - батырлык түгелмени?! Казанны Татарстан районнарыннан аерым карарга ярамый. Шәһәр һәм авыл бергә хезмәт куйган. Казанга дистәләгән завод эвакуацияләнгән», - дип белдерде Нәҗипова.
"Үз-үзеңне корбан итү чигендәге хезмәт батырлыгы"
Бөек Ватан сугышы вакытында татарстанлыларның хезмәт батырлыгы халык хәтерендә мәңгегә калачак. Мондый фикер белән Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова уртаклашты.
Ул, шулай ук, үзенең тавышын, "Хезмәт батырлыгы шәһәре" мактаулы исеменә дәгъвачыларның берсе булып торган, Казан өчен бирүе турында сөйләде.
«Казан һәм Татарстан халкының Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка һәм Җиңү өчен эшләгәннәр - үз-үзеңне корбан итү чигендәге хезмәт батырлыгы, ул мәңгегә безнең хәтердә калачак. Архив тарихи белешмәләр бар. Заводларда, фабрикаларда, кырларда кешеләрнең Бөек Җиңү өчен Совет армиясе сугышчыларына нинди физик көч һәм ихтыяр көче белән ярдәм итүләре турында тере шаһитлар бар", - диде Павлова.
«Үзенең героик хезмәте өчен - Казан мактаулы исемгә лаек»
Татарстан башкаласы «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек. Сугыш елларында ул үзенең фидакарь хезмәтен күрсәтте. Бу хакта ТР Чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев сөйләде.
«Казан алдынгы шәһәр булды һәм булып кала. Җиңү паркы буйлап йөргәндә, Бөек Ватан сугышы вакытында күпме самолет һәм җиһазлар эшләнгәнен һәм кешеләр тарафыннан күпме хезмәт салынганын күрергә мөмкин”, - дип уртаклашты Илшат Фәрдиев.
Әгәр Казан "Хезмәт батырлыгы шәһәре" мактаулы исемен алса, үзенең бик шат булачагын да өстәде.
"Бәхәссез факт"
Казан хезмәт батырлыгы шәһәре, дип килешә “Россия коммунистлары” сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсенең беренче секретаре Альфред Вәлиев.
«Казанның хезмәт батырлыгы шәһәре булуы - бәхәссез факт! Бөтен тарих, бигрәк тә хәрби кырыс еллар моны раслый. Безнең шәһәрдә меңләгән танк командирлары әзерләнгән, Сталинград сугышында катнашкан бик күп мотоатыш дивизияләре, танк бригадалары оештырылган.
Бөтен республика, ял белми, Җиңү хакына хәрби һәм хезмәт батырлыгы күрсәтте”, - дип белдерде ул.
Вәлиев сүзләренчә, тавыш бирү - ата-бабаларыбызның хезмәт батырлыгын тану факты, һәм ул - кирәк.
«Татарстан Республикасы башкаласында сугыш вакытында 137 предприятие эшләгән»
Татарстан башкаласы Россиянең барлык шәһәрләре арасында да тылда эшләгән барлык сәнәгать, фән, сәламәтлек саклау экспертлары тупланган бердәнбер үзәк була. Бу хакта Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева хәбәр итте.
"Казанда сугыш вакытында 137 предприятие эшли, өстәвенә, аларның 70ен Советлар Союзының барлык почмакларыннан эвакуациялләр. Шәһәргә СССР Фәннәр академиясенең барысы да эвакуацияләнә - әйдәп баручы конструкторлар, инженерлар, галимнәр, дөньяда, хәтта, булмаган өр-яңа эшләнмәләрен эшләгәннәр", - диде Андреева.
Мәсәлән, Казанга эшчеләр белән Ленинград оптика-механика заводы күчә. Нәтиҗәдә, тулы бер шәһәр барлыкка килә - хәзер ул Дербышки дип атала, анда хәзер дә, сугыш вакытында заводта эшләгән Ленинград блокадниклары яши.
Моннан тыш, шәһәргә СССРның барлык медиклары, диярлек, күчкән һәм 45 госпиталь ачылган. Яралыларның 68%ы яңадан фронтка китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев