Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Небо» фильмы 18 ноябрьдән прокатка чыга

18 ноябрьдә киң прокатта Игорь Копыловның «Небо» фильмы старт ала.

«Без замандашларыбыз белән булган вакыйгаларга нигезләнгән сюжетка тотындык. „Небо“ фильмы 2015 елда Сириянең төньягында булган реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Аның нигезенә хәрби очучы Олег Пешков һәлак булу һәм штурман Константин Мурахтинның коткару тарихы ята», - дип сөйләде режиссер.

Нәфис фильм үзәгендә ике төп герой — подполковник Сошников һәм капитан Муравьев тарихы. Ике төрле характердагы, ике төрле язмышка Хмеймим хәрби базасында очрашырга язган..

Сошников самолеты төрек истребителе белән бәрелә. Экипажның ике әгъзасы да катапультацияләнергә өлгергән, әмма өйләренә аларның берсе генә әйләнеп кайта алган.

Режиссер сүзләренә караганда, төшерү Сириядә һәм Россиядә — Кырымда һәм Липецк авиаүзәгендә реаль хәрби объектларда узган.

"Небо" - Сириядә Россиянең контртеррористик хәрби операциясе турындагы беренче нәфис фильм. Картина РФ Оборона министрлыгы ярдәмендә төшерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев