Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#МЫВМЕСТЕ премиясен алуга гаризалар кабул итү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк

2021 елдан башлап Россиядә «#МЫВМЕСТЕ» халыкара премиясен тапшыру бара.

Чараның төп максаты - кешеләргә ярдәм итүгә, Россиядә һәм дөньяда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле инициативаларны тану һәм аларга ярдәм итү.

Премияне гамәлгә куючы - яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, оештыручы – волонтерлык үзәкләре ассоциациясе.

2021 елда премиянең милли трекы 25 меңнән артык гариза җыйды, 118 инициатива оештыручылар һәм партнерлар ярдәмен, шул исәптән, файдалы проектларны гамәлгә ашыру өчен 2,5 млн. сумга кадәр грантлар алды.

2022 елда премиянең милли трек проектлары конкурсы 9 төп номинация буенча узачак. Яклауга мохтаҗ категория гражданнарның иминлеген яхшыртуга, кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә, шулай ук халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклауга, кешеләрне эзләү һәм халык арасында куркынычсызлык культурасын популярлаштыруга юнәлдерелгән проектларга багышланган «Кешеләргә ярдәм» - Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы өчен профильле номинация булып тора.

Чарада бизнес, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре һәм бөтен илдән волонтерлар катнаша ала.

Заявка кампаниясе 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
"#МЫВМЕСТЕ " халыкара премиясе турында тулырак мәгълүмат https://премия.мывместе.рф/
сайтында урнаштырылган 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев